2017 ел — КФУда Лобачевский елы. Чиратта кем?

Быел 1 нче декабрьдә бөек математик Николай Лобачевскийның тууына 225 ел тула. Шул уңайдан, Казан федераль университеты комплексының “ректор йорты”нда мемориаль кабинет, китапханә, күрсәтмә лаборатория һәм остаханә белән Лобачевский музеен булдыру ниятләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде.

Ул докладында университетта 2017 елның Николай Лобачевский елы буларак игълан ителүен дә билгеләп узды. Ректор әйтүенчә, бер яктан музей бөек рус галименең яшәү урыны буларак, икенче яктан мәктәп һәм югары уку йортындагы уку процессында да бик кирәкле, шәһәр кунакларына да кызыклы булган фәнни-белем бирү мәйданчыгы буларак каралачак.

“Бирегә килүчеләр университетта сакланып калган XVIII-XIX гасырның уникаль җиһазлары белән генә танышып калмыйча, университетның бүгенге заманча лабораторияләренең фәнни казанышларын да күрәчәк. Шулай ук, студентлар, квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен педагогик практика да узып булачак”, – ди И. Гафуров.

Ә 2018 ел, Казан федераль университетының Гыйльми советы карары белән, Лев Толстой елы буларак игълан ителгән. Бу хакта шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә университетның Попечительләр советы утырышында Илшат Гафуров белдерде.

“Дөньякүләм җәмәгатьчелек аңында Лев Толстой исемен һәм Татарстан Республикасы брендын тоташтыру мөһим дип саныйбыз. Бу тулаем дөньяда республика һәм Россиянең рухи йогынтысын ныгытуга, шулай ук Казан федераль университетының халыкара абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк”, – дип белдерде ректор И.Гафуров.

Ул әйтүенчә, Толстой елы кысаларында, Лев Толстой исемендәге халыкара премияне гамәлгә кую иң киң социаль-мәдәни чара була алыр иде.

“Ул безнең республика башкаласын дөнья әдәбиятының эре үзәгенә әверелдерә алыр иде”, – дип саный ул.

Премия әдәбият үсешенә зур өлеш керткән өчен рус телле язучыга һәм әдәбият белеме фәне үсешенә өлеш керткән өчен галим-әдәбият белгеченә биреләчәк. Ул ике елга бер тапкыр, 17 нче ноябрьдә Казан университетына нигез салынуны бәйрәм итү кысаларында тапшырылыр дип фаразлана. Премия күләме 35 мең доллар күләмендә булачак. Жюри әгъзалары Россия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой рәислегендә Россия һәм чит илләрнең абруйлы галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре булыр дип көтелә.

Материал «Татар-информ» МА ярдәмендә әзерләнде.