4 ел – бер мизгел икән…

Менә инде укуның да соңгы курсы килеп җитте. Казан федераль университетының  журналистика бүлеген тәмамлыйм. Дүрт ел эчендә төркемдәшләрем, гамәли җитәкчеләрем, мөгаллимнәрем белән дуслашып , бер гаиләгә әверелдек. Бик күп мөмкинлекләр ачылды минем өчен, яңалыклар белдем, яңа дуслар таптым. Практика узу гадәти эшчәнлеккә әверелде.

Язмаларым “Идел”, “Дөрелфөнүн” газета- журналларында басылып чыкты. Югары дәрәҗәдәге шәхесләр белән аралашу артты, яңа танышлар, дуслар, элемтәләр барлыкка килде. Бу елның май аенда “Идел кызы-2017” бәйгесендә 1нче урынны алдым. Минемчә,  җиңүемдә мөхтәрәм КФУ укытучыларының дә хезмәте зур. Аларның төпле киңәшләре, дәресләре, өй эшләрен сораулары, мастер-классларда актив катнашу – болар барысы да бәйгедә ярдәм итте.

Сайлаган юнәлешемә тулысынча туры килердәй язмалар булдырырга, ул юнәлештә иҗат итүемне шомартырга, дигән максат белән эшне башладым, теләгән максатларыма ирешергә дигән девиз белән яшим!

Уку барышында миңа биргән төпле киңәшләре, күрсәткән төгәл үрнәкләре, бүлешкән тәҗрибәләре өчен мин остазларым В.З.Гарифуллинга, Л.Р.Сабировага, И.Ф.Фәттаховка, Р.Л.Зәйнигә, Р.М.Галиевага, кафедра лаборанты Л.Р.Газизовага  рәхмәтле.

Интернет киңлекләрендә эшләвемне дәвам итәм. Татар журналистикасы үсешенә үз өлешемне кертергә тырышам. Уку барышында шундый  нәтиҗәләргә килдем һәм үземә максат куйдым. Беренчедән, оператив эшләргә күнегергә, икенчедән, үземне җырчы буларак кына тугел ,ә журналист буларак та камилләштерегә.

Кызларым-йолдызларым, (мин курсташ кызларыма шулай дип дәшәм), вакыт тиз уза икән ул… 4 ел – 1 ай кебек булып тоелды, бик тиз узды… Һәркайсыбыз төрле якларга эшләргә, укырга, гаилә корырга китәр, әмма да ләкин бер тату төркем булып, ел саен бер тапкыр булса да очрашырга насыйп булсын иде безгә. Аралашып яшик, бер-беребезне онытмыйк, яңалыклар белән бүлешеп торыйк, авыр чакларда ярдәмгә килик.

Ике Илүзәбез, Илүсә, Манижа, Регина, Алина, Зилия, Гүзәлия, Лиана – сез шулхәтле минем күңелемә кереп калдыгыз. Искиткеч ачык күңелле, шаян, тәртипле, акыллы, намуслы кызлар белән укыдым мин. Без шундый тату булдык, бер-беребезне кимсетмәдек, ачуланышмадык, бердәм булдык. Рәхмәт сезгә, кызларым! Имтиханнарны яхшы тапшырып, диплом алып, күңел яткан эшкә керергә насыйп булсын иде безгә!

Иң изге теләкләр белән, Гөлназ Гарифҗанова.