“Адекват” яшүсмерләр

Хәзерге җәмгыятьтә шундый стереотип яши, имеш, бүгенге замана яшьләре үзләренең “сәер” тәртипләре белән олы буынның тәңкәсенә тия. Яңа музыкаль хитлар күңелне дәртләндерми, яшь кинорежиссерлар элекке кебек яхшы сыйфатлы кино төшерә алмыйлар. Телевизордан бара торган программалар бозылды, ә туңдырма элек кебек тәмле түгел инде.

Дөреслектә, бу алай түгел. Әлбәттә, тинейджерлар һәрвакытта адекват түгел. Моның төп проблемасы:  олылар ягыннан җитеп бетмәгән тәрбия һәм гормоннар. Чыннан да бүгенге яшьләр буыны моңа кадәр булганнардан шактый гына аерыла. Әлеге аерма бигрәк тә мәктәптә укучы югары сыйныфлар укучыларында күренә.

Хәзер бер-берсенә берничек тә бәйләнмәгән фактлар белән танышырга тәкъдим итәбез. Түбәндәге фактлар гаджет һәм компьютерларны искиткеч рәвештә уйлап  табылган әйбер дип түгел, ә аларның тууына кадәр уйлап табылган әйберләр дип уйлаучы кешеләр турында.

  • Бернинди запискалар. Хәзер күбесе елмаеп ностальгиягә бирелеп утырадыр. Чөнки мәктәптә укыганда һәрбер укучы үзара нәкъ менә запискалар бирешеп аралаша иде. Бүгенге яшьләр исә мондый алым белән гомумән кулланмыйлар. Кулдан язылган запискаларга алмашка ВатсАпп, СнапЧат кебек мессенджерлар килде.
  • Олылар уйлавынча, гаджетлар нык комачаулыйлар. Билегеле, бик күп мәктәпләрдә смартфоннар белән кулланырга рөхсәт ителми. Ләкин рөхсәт итүчеләр дә бар. Шунысы кызык, смартфоннарны рөхсәт иткән мәктәпләрдә уку белән бернинди дә проблемалар юк.
  • Искитәрлек әйбер юк. Замана яшүсмерләре нәрсә яратканнарын төгәл әйтә алмыйлар. Элек кемдер рок яратса, хәзер үзеңә ошаган ниндидер стильне аерырга бик авыр. Моның дә сәбәбе бар. Ул да булса барлык нәрсәнең муллылыгы.
  • MTV каналы үлә. Элек дөнья буйлап барлык яшүсмерләр дә өйгә кайтып музыкаль MTV каналын карый иде. Хәзер, кызганыч, яшь малай һәм кызларның бик әз проценты гына легендар музыкаль канал белән кызыксына. Бу планда аларны деградация астына эләкте дип була.
  • Биберны беркем дә яратмый. Джастин Бибер – яшь буын җырчысы дигән стереотип йөрсә дә, нәкъ менә аларның күбесе аны яратмый да.
  • Бритни Спирз карт. 90нчы елларда йолдыз булган җырчы хәзерге яшүсмерләр өчен карт булып санала. Аларның бик азы гына поп-идол турында нәрсәдер белә.
  • Инстаграм тиздән Фейсбукны кысачак. Чит илдә барсы да фейсбукка көненә берничә тапкыр гына яңалык карарга, дусларга язырга кереп чыкса, инстаграмда исә алар көне-төне утырлар.
  • Тинейджерлар электрон сигарет түгел, гади сигарет тарта. Яшүсмерләр электрон сигарет тарта дигән сүзләр бары тик миф булып ыкты. Электрон сигаретларны 20дән өстә булганнар гына тарта. Ләкин моның сәбәбе гади. Яшүсмерләргә гади сигаретларны табырга күпкә җиңелрәк. Ә электрон кебегенә акчаны җыясы да җыясы…
  • Яшүсмерләр үсәргә тели. Бу һәрвакытта да шулай булачак.

Илүзә Сәлимова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.