Ана теленә мәхәббәт

r21a6045Бөек галим, язучы, журналист, күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, берничә буын шәкертләрнең Олы остазы Илдар абый Низамов турында язарга булдым.

Мин үземнең хөрмәтле остазым белән инде кечкенәдән үк таныш булганмын. Әле ул вакытта мин аны университет профессоры дип белми идем, хәтта журналистика өлкәсенә укырга керүем дә билгеле түгел иде. Мин бары тик радиоалгычтан аның «Тел күрке – сүз» тапшыруын йотлыгып тыңлый идем. Бәлки, инде шул вакыттан ук ул миңа татар теленә, сөйләменә мәхәббәт уяткандыр да.

Университетта укыган вакытта без аны олылап, яратып, якын итеп, «Абый» дип дәшә идек. Аның дәресләрендә сихерле дә, кызыклы да булган тел дөньясында сәяхәттә булып кайткан кебек иде. Төрле холыклы яшьләрдән җыелган төркем шәкертләрен журналистика белән кызыксындыра ала иде, телгә хөрмәт, ярату уята белә иде ул. Илдар абый күп кенә кешеләрнең алдагы тормыш юлларына маяк, дөрес юл күрсәтүче булгандыр.

Чын укытучы гади була дип әйтсәм, дөрес тә булмас кебек. Шулай да бу сүзләрдә Илдар абыйның безгә карата ачык, киң күңелле булуы, шул ук вакытта гадел дә, таләпчән дә була белүе чагылыш таба дип уйлыйм.r21a6058

Аның дәресләрендә туган телгә, сөйләмгә хөрмәт беренче урында тора дип әйтү ялгыш булмас. Татар теле мәсьәләләре, фән, укыту турында булган кайбер уйланулары хакында Илдар абыйга сорау бирми калу мөмкин түгел.

  • Бүгенге тормышыбызда тел мәсьәләсе, аны укыту системасы турында фикерләрегез нинди?
  • Милләт белән телне аерырга ярамый: татар милләте, аның тарихы, киләчәге турында сөйләшәбез икән, ул телдән аерылгысыз булырга тиеш. Тел турында сүз алып барабыз икән, беренче чиратта телнең үзен өйрәнү, икенче мәсьәлә ул телне куллану, өченчесе укыту мәсьәләсе булырга тиеш. Әйтик, японнар телне тел дип 5нче класстан соң өйрәнмиләр, аннары телне куллану өйрәтелә. Ә безнең 11 класска кадәр «тәмамлык», «ия» дип тукыла, югары уку йортына килгәч тә шул ук эш дәвам итә. Сөйләм, сөйләмият фәне, телне куллану – мәктәп, тә, югары уку йортлары да менә нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш.
  • Инде телдән аерылгысыз булган татар журналистикасының киләчәге нинди дип уйлыйсыз?
  • Без журналистикада европача фикерләмибез. Безнең татар журналистикасының 100 еллык үз фикерләү менталитеты бар. Ул матбугатка хәбәр чыганагы, сенсация дип кенә карамый. Татарның фикере хәбәрне җиткерү генә түгел, шул хәбәрне аңлатып бирүдән дә тора. Шуның өчен бездә, хәбәр жанрларыннан тыш, аналитик, тасвирлау жанрлары да көчле. Димәк, алга таба ниндидер үзгәрешләр булса, шушы үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Университетта югары журналистика мәктәбе ачылуы – ул әйбәт фал. Димәк, ул яңача, ниндидер яңалыклар кертеп эшләр кебек.
  • Сезнең кебек профессор дәрәҗәсенә ирешү өчен яшь галимнәргә әйтер сүзләрегез?
  • Максат. Максатсыз фән юк. Гомерлеккә алынган максат. Сәгатькә, көнгә, айга, елга алынган максат түгел: гомереңне шуңа бирергә кирәк. Ә моның өчен син үзеңнең сәләтеңне, тамырыңны белергә тиешсең. Булдыра аламмы мин моны, дип. Мәсәлән, ана телен тоемлау сәләте сиңа әнидән бирелмәгән икән, син журналист яки тел галиме була алмыйсың. Шушы тоемлауны син инде әнидән үк, балалар бакчасыннан, мәктәптән тоярга тиешсең һәм, шушы тоемлавың бар икән, аны үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Бу инде туктаусыз уку, аралашу белән бәйле. Шундый максаты булса, яшь галим үсә ала, уйлана ала. Икенчесе, шушы максатның нәтиҗәләре белән кызыксынучы бармы? Өченчесе – тырышлык. Кечкенә генә уңыш та кешене үстереп җибәрә, тынычландыра. Тырышлык, тырмашу, көрәш, тартышу – шушы сәләтләр белән максатка ирешеп була. Туктамаска кирәк. Фәндә моңарчы халык, җәмгыять белмәгән якларны ачарга кирәк.
  • Университет шәкертләренә киңәшләрегез нинди?
  • Казан университетында төрле катлам балалары укый. Мин гомерем буе күбрәк татар журналистикасы, татар әдәбиятына кызыксыну белдергән студенталар белән аралаштым. Мин иң беренче чиратта аларны университетка укырга керүләре белән котлыйм. Өч йөз елга якын тарихы булган университетта уку – бик зур горурлык ул. Икенчесе – татар баласы буларак, татар бүлегенә керүләре белән котлыйм. Татар теле белән кызыксынып, теләп керү – бик зур ачыш ул. Өченчесе инде, төгәл татар журналистикасы кафедрасына кереп укый алулары белән ихластан котлыйм. Бу юнәлештә укырга теләү – яшь кешенең максаты бар, дигән сүз. Максаты булган кеше алга барачак. Уңышлар барысына да!
    Билгеле булганча, Илдар Мәлик улы Низамов исеме гаммәви мәгълүмат чараларында бик еш зурлап, данлап телгә алына. Аның турында һәрвакыт үрнәк кеше буларак язып торалар. Юбилее уңаеннан татар журналистикасы кафедрасында эшләүче хезмәттәшләренең фикерләрен белү кызыклы.

    dsc07273Резеда Локман кызы Зәйни, доцент: Фән кешеләре көне-төне диярлек фән белән шөгыльләнсәләр генә чын профессор дәрәҗәсенә ирешә ала дип уйлыйм. Илдар абый кебек галимнәр бик аз, чөнки җәмгыять башканы таләп итә. Хәтерлим, укыган вакытта ук Илдар абый безне зур галим генә түгел, башка һөнәрләргә дә ия булган төрле яклы шәхес буларак сокландыра иде.

    iВенера Нәгыйм кызы Исмәгыйлева, татар журналистикасы кафедрасының өлкән лаборанты:

    Илдар Маликовичның иң беренче чиратта чын гаилә кешесе булуын әйтергә кирәктер. Ул үзенең хәләл җефетен бик хөрмәт итә, балалары, оныклары белән горурлана. Мин аны авыл җанлы кеше буларак беләм. Кичләрен мич янында яки җылы учак ягып китап язып утырырга ярата. Аның бихисап хезмәтләре – аның иҗат җимешләре, үзе әйтмешли «балалары». Аннары ул бик оста балыкчы да, бу эшнең барлык нечкәлекләрен, тәмен белеп шөгыльләнә.

    img_9917-595x893Ләйлә Рәшит кызы Сабирова, доцент: Илдар абый Низамов дигәндә, күз алдына аның практик журналист, тел белгече, язучы, зур галим булуы килә. Таләпчән, шул ук вакытта урынлы шаян, төпле белемле, үз гыйльми принципларына тугры калып, шәкертләренә журналистика кануннарын үтемле төшендерә белүче дә ул. Туган телебез турында чынлап кайгыртучан кеше. Мин аңа бик рәхмәтле!

    portretВасил Заһит улы Гарифуллин, профессор, татар журналистикасы кафедрасы мөдире: Ул безгә фән ягыннан гына түгел, бар яктан да үрнәк булып тора. Кафедрада бергәләп эшләргә туры килде. Аның «җимешчәнлеге», продуктивлыгы таң калдыра иде: ел саен китап чыгармыйча калганы булмады. Кафедрада эшләгәндә, хәтта елга берничә китап чыгарганы да булды. Фәнгә бирелгәнлеге, гаиләсенә тугрылыгы, авылны, җирне, эшне яратуы белән үрнәк кеше ул. Аның бу асыл сыйфатлары эшне яратуыннан килә. Аның кебек булырга тырышырга кирәк яшьләргә, шул исәптән безгә дә!

    Каюм Насыйри: «Әгәр дә мөгаллим вә тәрбияче булсаң, шул рәвештә тәрбия кыл ки, ул тәрбия кылынмыш адәмең үлгәнче синең тәрбияң буенча тереклек кылырлык булсын… »