Аз вакыт эчендә ничек күп эш башкарырга, яки башыңны катырма?

Ничек эшеңне нәтиҗәле итәргә?
⃣Башыңны катырма — хәтереңдә ни кадәр күп эш эшлисе барын истә тоткан саен, эшеңнең нәтиҗәсе шулкадәр кими, чөнки мәгълүматны хәтердә тоту өчен энергия кирәк.  Әлеге энергияне файдалы эшкә куллану урынына син аны  хәтергә калдыруга, ә аннан соң «Тукта, нишлисем бар соң әле ?», — дип искә төшерү өчен сарыф итәсең. 🎓
⃣ барлык эшлисе эшләреңне көндәлеккә язып бар, яки телефоныңа, компьютерга теркәп куй — иң мөһиме уңайлы һәм тиз генә табарлык, кул астында булсын. Сиңа бер эшне башкарганнан соң, киләсесен искә төшереп утырырга туры килмиячәк. Бу игътибарны бер бурычтан икенчесенә күчерүдән азат итәчәк. 🎓
⃣ Биремне үтәгәннән соң гына көндәлекне ач, үтәлгәнлек турында билге куй һәм чираттагысына тотын. 🎓