Бәйрәм көнендә нишләргә?

25 гыйнвар — студентларның иң күңелле, көтеп алган бәйрәме – «Россия студентлары көне». Икенче төрле аны “Татьяна көне” (“Татьянин день”) дип тә атыйлар. Бу көнне КФУда нинди чаралар көтелә? 

1755 елның 23 гыйнварында (Христиан динендә изге булып саналган Татьянаны искә алу көнендә) Россия императрицасы Елизавета Петровна, Мәскәү дәүләт университетын нигезләүче Иван Шуваловның прошениесен раслый һәм киләчәктә Россиядә алдынгы фәнни үзәкләрнең берсе булачак Мәскәү дәүләт университетен ачу турында указны имзалый.

Инде XIX гасыр уртасына Татьяна көне Мәскәү дәүләт университеты студентлары һәм профессорлары бәйрәменнән россия интеллегенциясе бәйрәменә әверелә. Россия империясендә студентлар көнен шапулап-гөрләп бәйрәм итәләр. Башта әлеге бәйрәм бары тик Мәскәүдә генә билгеләп үтелә, әмма анда бар шәһәр халкы катнаша торган була. Бәйрәм университет бинасында рәсми чыгышлар белән башланып киткән.

Октябрь революциясеннән соң «Татьяна көне» турында сирәк искә алалар. Бары тик 1995 елда Мәскәү университеты каршында изге Татьяна хөрмәтенә храм ачылу белән генә яңарыш кичерә. 2005 елда Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә календарьга кабат “Россия студентлары көне” дигән дата өстәлә.

Әлеге яшьлек бәйрәме Казан (Идел буе) федераль университетында да күңелле, зурлап билгеләп үтелә. Бүген нинди чаралар үткәрелү турында безгә КФУның культура-масса эшләрен оештыру бүлеге җитәкчесе Регина Халикова сөйләде:

– КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм шулай республика җитәкчеләре катнашында концерт программасы көтелә. Без барлык студентларны, укытучы, профессорларны чакырып калабыз. Бигрәк тә Татьяна исемен йөртүче кызлар игътибар үзәгендә булачак. Бәйрәм театральләштерелгән тамашадан башланачак. Аннан УНИКС фойесында төрле интерактив мәйданчыкларда дәвам итәчәк. Ә төп чара – УНИКС сәхнәсендәге концерт. Бәйрәм 15 сәг. 30 минутта башланачак. Форсаттан файдаланып, барлык студентларны әлеге матур бәйрәм белән котлыйм!

Ә республика күләмендәге төп чара – һәр елны “Россия студентлары көне”ндә тапшырыла торган “Ел студенты” республика премиясен тапшыру тантанасы бүген Казанның төп сәхнәсе — «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Әлеге бәйгедә быел да университетыбыз данын яклап күп коллективлар, студентлар чыгыш ясады, үзләренең “Ел студенты” дигән исемгә лаек булуларын дәлилләргә тырыштылар, нәтиҗәләр дә озак көттермәс.

Әлеге мәртәбәле конкурста катнашу өчен Татарстанның 18 районы һәм шәһәреннән 567 заявка тапшырылган булган. Бу күрсәткеч премия өчен рекордлы булып санала.

Нәфис Сираҗетдинов

«Гран-при» номинациясендә җиңүче өчен, алдагы еллардагы сыман ук ТР Президенты кушуы буенча дөньяның теләсә кайсы шәһәрендә белем алу мөмкинлеге булачак. Исегезгә төшерәбез: быел «Гран-при» номинациясендә КФУ данын Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Нәфис Сираҗетдинов яклый.

Әлеге күркәм, күңелле бәйрәмнең нәкъ менә 25 гыйнвар үткәрелүе очраклы түгел. Нәкъ шушы көннән студентларның кышкы каникуллары башлана. Сессияне койрыкларсыз тапшыргансың икән, нигә әле рәхәтләнеп бәйрәм итмәскә ди?!