Бельгияле татар хатын-кызы

Югары журналистика мәктәбендә танылган шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. 8 декабрь көнне дә чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы кунакта журналист, соңгы ун елда Бельгиядә яшәп, «Татар-Бельгия» союзының рәисе булган Лилия Вәлиева иде.

Лилия ханымның Бельгиягә барып эләгүенең төп сәбәбе – Мәскәүдә чыга торган «Сельская жизнь» газетасы була. Чит илгә аны журналист буларак, стажировкага җибәрәләр. Француз телен белүе яшь журналистны коткара.

«Газета белән элемтәгә керү бик авыр була. Интернет заманасына яңа гына аяк баскан чор бит», — дип сөйли ул. Кайбер вакытларда кире җавап та ала алмый. Ләкин авырлыклар алдында туктап калмый. Журналист буларак эшләүен дәвам итә, күп кенә газета-журналларга мөрәҗәгать итә. Үзебезнең «Татар-информ» да шул исемлеккә керә. Яңалыкларны, гадәттә, татарлар тормышы белән бәйлеләрен, нәкъ менә «Татар-информ» белән уртаклашалар.

Шушы вакытта татарлар белән тыгыз элемтәдә тору идеясе дә туа…

Журналист – тавышсыз шпион

Кызыклы материал туплау өчен «шпионаж» куллануын яшерми Лилия Вәлиева. Аның фикеренчә, журналист – тавышсыз шпион. Ул һәрвакыт оператив рәвештә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга тиеш. Аннан соң бер җирдә генә бикләнеп ятарга түгел, ә башка илләргә дә барып стажировка үтәргә кирәк, бәлки бу дөньяга башкача караш уятыр дигән фикердә ул. Моның өчен, әлбәттә, чит телне: үзегез барасы илнең телен яки инглиз телен белү мәҗбүри.

Телне ни дәрәҗәдә яхшы беләсең? Моны радио, телевидение яки интернетны кабызып инглиз, француз (кайсы тел кирәк) телендәге берәр тапшыру тыңлап карарга кирәк. Әгәр сүз ни турыда барганын аңласаң, димәк, син — әзер! Шунысын онытма, стажировка вакытында телне белү дәрәҗәңне беркем дә тикшермиячәк, ә турыдан-туры эшкә җибәрәчәк. Әлбәттә, төрледән-төрле тәрҗемә итү кушымталары бар. Әмма бу яхшы ысул булырмы соң?

Европа белән Россиядә журналист булуның аерымасы бармы? Союз рәисе сүзләренә караганда, анда син үзең өчен эшлисең, ә редакция кушканны түгел; фикереңне курыкмыйча әйтә аласың. Ләкин Россиядә хезмәт хакы, ял һәм пенсия гарантияләнгән.

Татар теле – анам теле

Татар телен өйрәтү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Лилия ханым әйтүенчә, алар иң сыйфатлы ысуллар табу ягында.

«Мәсәлән, күптән түгел генә беренче тапкыр балаларны Испаниягә алып бардык. Биредә алар ике ай дәвамында Рәсәйдән чакырылган педагогика көллияте студентыннан татар теле дәресләре алдылар», — диде ул. «Голос. Дети» тапшыруы аркылы Рәсәйгә танылган Сәйдә Мөхәмәтҗанова да аларда кунак була һәм бик файдалы киңәш бирә: көн саен татар телендә өч сүз өйрәнергә. Укучылар шулай эшлиләр дә.

Сүз дә юк, татар телен салап калу, ану үстерү – «Татар-Бельгия» союзының төп бурычларының берсе. Моның өчен татарлар белән тыгыз элемтәдә тору зарури.

Шулай ук татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны да яратып үткәрә алар. Бу вакытта Татарстаннан да күп кенә кунак кабул итәләр.

Алинә Юнысова