“Без бит Арча яклары” дигән 3 томлык китап дөнья  күрде

Күптән түгел “Без бит Арча яклары” дигән 3 томлык китап дөнья  күрде. 1-4 нче, 5-8нче, 9-11нче, сыйныф укучылары өчен класстан тыш уку өчен хрестоматия буларак чыгарылган бу китапка Арча төбәге әдипләренең иҗаты тупланган. Аны Арча районы башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре әзерләгән. Җыентыкларга Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган 38 якташ язучының, 24 танылып килүче иҗатчының әсәрләре тупланган.

Татарстанның халык язучылары, Г. Тукай исемендәге  Дәүләт премиясы лауреатлары Г.Бәширов, Г. Ахунов, М.Мәһдиевның, фронтовик язучылар Г.Бакиров, Р.Төхвәтуллин, М.Ногман,  Ә.Галиевның һәм башка күренекле язучыларыбызның әсәрләрен укучылар укый башлаганнан соң, мәктәп һәм авыл китапханәләреннән алып укыйлар.

Бүгенге көндә иҗат итә торган М.Фәйзуллина, Р.Юныс, Х.Бәдигый, Р.Вәлиев,Р.Җамал,  Н.Касыйм, С.Әхмәтҗанова, иң яшь язучыбыз, М.Җәлил премиясе лауреаты Р.Галиуллин һәм башкаларның иҗаты белән бу китапларга кертелгән әсәрләре аша укучылар якыннан таныша алалар.

Әлеге китап хрестоматия язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан әзерләнгән. Һәрбер җыентык Г. Тукай әсәре белән башланып китә, һәм башка авторлар бөек язучыбыз турында әйтелгән сүзләр, язылган шигырьләре белән тәмамлана. Җыентыкта бирелгән әсәрләр аша без үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алабыз,  күп кенә яңа каһарманнар, төрле могҗизалы күренешләр, кызыклы кешеләр, мавыктыргыч вакыйгалар белән таныша алабыз.  Әсәрләр дөньяны танып белергә, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга кыюлыкка, олаларны хөрмәтләргә өйрәтә.

Илүзә ГЫЙБАДУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.