Дөрес “антенналы” җитәкче

Хатын-кыз көчсез, йомшак диләр. Бәлки шундыйлар да бардыр… Тик мин холыгы ирләрдән дә көчлерәк булганы белән яхшы таныш. Мондый нык “холык сабына” ия булган туташны тагын очратып булыр иде микән? Мөмкинлекне ычкындырмыйча, әлеге кеше, КФУның КВН мәктәбе җитәкчесе Анастасия Ткачёва белән әңгәмә корырга булдым.

– КФУның КВН мәктәбе җитәкчесе буларак, аның турында нәрсә әйтә аласың?

– Инде 13 ел рәттән КФУның КВН мәктәбе даими рәвештә үзгәреп торучы организм булып яши. Бу — студентларның буш вакытларында үзләрен табу урыны, дип ышанасы килә. Үзләрен төрле иҗади һәм оештыру өлкәләрендә сынап карарга, үзләренә якын булган юнәлешне табарга мөмкин монда. Бүгенге социаль челтәрләр вакытында безнең КВН мәктәбе – ул чын аралашу урыны. Бу минем өчен бик мөһим. Биредә һәрбер кеше редакторлар, төркемдәшләр, көндәшләр белән реаль мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә.

– Белгәнебезчә, һәрбер “мәктәпнең” үз төзелеше бар. Сезнең мәктәбегезнең үзенчәлеге нәрсәдә?

– Төрле вакытта структура төрле иде. Үз вакытында кече лига да эшләде, республикакүләм лигасында университет данын яклаучы команда да уйнады. Без беркайчанда бер урында утырырга яратмыйбыз. Һәрвакыт яңа проектлар өстендә эшчәнлек алып барабыз. Бүгенге көндә без КФУның КВН лигасы буларак эшлибез. Биредә Казан университетының студентлары катнаша.

Кыска гына сезон структурасы турында да әйтергә кирәк:

Көзге кубок – әлеге чара җәйге каникуллардан соң ук үткәрелә. Биредә сезонның 1/8 һәм ¼ төшеп калган командалар кабаттан үз көчләрен сынап карый алалар. Нәтиҗәдә алар кабаттан сезонның ярымфиналына кереп калырга мөмкин.

КФУ лигасының җыелма КВН командасы. Әлеге төркем КФУның КВН мәктәбен республикакүләм лигада тәкъдим итә.

Әлбәттә, традицион рәвештә алып барыла торган беренче курс студентлары белән эшчәнлек. Монда беренче курс студентлары өчен КВН Фестивале һәм КВН мәктәбе керә.

Һәм минем өчен бик мөһим булган чара — «Спецпроект.» Әлеге проектның ике төп максаты бар: беренчедән, катнашучыларның тыгыз элемтәдә булуы, һәм, икенчедән, олы буыннан яшь буынга тәҗрибәне тапшыру.

– КВН мәктәбе КФУның иҗади тормышына нинди өлеш кертә?

– Саллы дип уйлыйм (елмая). Университет тормышында минем “балаларым” һәрвакыт алдынгы позицияләрдә. Алар төрле иҗади проектларда, үз институтлары эчендә оештырылган, университетның зур чараларында катнашалар. Күп очракта үзләрен студентлар язының режиссерлар командасында сынап карарга тырышалар. Бу студентлар беркайчанда КВН белән генә чикләнеп тормыйлар һәм бу бик шәп!

– Кешелекнең гүзәл заты буларак, әлеге эштә синең өчен иң авыры нәрсә?

– Иң авыры… Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. 12,5 ел эчендә бу эшчәнлектә сынап каралмаган авырлыклар калмаган дип уйлыйм. Шунысын әйтә алам, беркайчан да балалардан артта калырга ярамый. Барлык заманча тенденцияләр белән танышып бару мөһим! Ләкин шул ук вакытта мәңгелек кыйммәтләрне онытмаска кирәк. Тик моның барысы да миңа җиңел бирелә – “Җыелма” командага рәхмәт.

Тагын бер зур авырлык – балаларны миңа ышанырга кирәк һәм  ярый дигән фикергә ышандыдырга. Җиңелүне ниндидер карар икәнлеген түгел, ә бары тик кабаттан эшләп карау мөмкинлеге икәнен аңлату. Кайвакыт безнең арада упкын бар шикелле. Кайчак аларның бу дөньяга карата “антенналары”, гомумән, башкача юнәлдерелгәне, үз киләчәкләренә гадәти түгел караш булганы сизелә. Бер үк эш эшләгәндә төрле телләрдә сөйләшкән кебек вакытлар да еш була. Аларны аңлау кыен. Ләкин мин барлык булган көчләремнән тырышам.

– Лиганың җитәкчесе нинди 5 сыйфатка ия булырга тиеш?

КВН лигасының җитәкчесе кайнар йөрәкле, “салкын”һәм тиз уйлы булырга тиеш. Кешегә хас булмаган интуиция дә биредә мөһим роль башкара. Мин чынлыкта да шулай уйлыйм. Чөнки КВН лигасы – ул кешеләр, ә алар бары тик ниндидер математик кануннарга буйсынмыйлар. Аларны яратырга кирәк. Өч сыйфат килеп чыкты. Дүртенчесе, җитәкче үзенең эшен чиксез яратырга тиеш. Әлеге универсаль булган закон барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Нәкъ менә үз эшеңне ярату кешегә барлык нәрсәне ташламаска булыша. Һәм инде бишенчесе: җитәкче һәрвакыт үсергә тиеш. Башкаларны тәрбияләгән вакытта, ул үзен дә тәрбияләргә тиеш. Даими рәвештә. Көн саен яңа әйбергә өйрәнү, яңа офыклар ачу максатын кую мөһим. Ул үзен лиганың төрле вәкилләре урынына куя белергә тиеш: тавыш операторымы, администратормы, чемпионмы…

– Лига эшчәнлегендә синең өчен нәрсә өстенлек алып тора?

– Иң төп өстенлек — минем “балалар”. КФУның КВН лигасы – ул ТРның КВН оешмасының бер өлеше генә түгел, ул укудан кала тәрбияләү мөмкинлеге. Мин моны төгәл аңлыйм. Алдыма “балаларымны” Югары Лиганың чемпионнары булуы дигән максат куймыйм. Аларның бары тик акыллы, белемле, коммуникабель һәм бәхетле кешеләр булып үсүен генә телим. Мин бу сүзләрне аларга һәрвакыт кабатлыйм. Биредә барлык өйрәткән нәрсәләрне тормышта кулланырлар дип ышанам һәм өметләнәм. Кайсы юлны сайлау – үз эшләре. Ә менә инде үз тормышларын КВН хәрәкәтенә багышларга булсалар, мин, һичшиксез, бәхетле булачакмын.

– Синең өчен КВН ул финанс керем урынымы яки…?

Әлбәттә, “яки”! (көлә). Моның турыда фикер алышу, минемчә, мәгънәсез. Һәм мин моны дөрес дип саныйм. Әгәр дә, КВН мәктәбе кебек организм җитәкче өчен финанс керем урыны булып саналса, моны “ахырзаманның” башы булып санарга мөмкин. Кешеләрне өйрәтү һәм ярату урыны акча эшләү урынына әйләнсә, эш барышының бөтен тылсымы югала. Барлык дөнья да шулай төзелгән. Акча артыннан куып, иң мөһим әйберне югалтып була. Акча – мөһим түгел. Кешеләр мөһим!

– Синеңчә, КВНга бөтен тормышны багышлап буламы?

– Минемчә, ярый. Иң мөһиме, үзеңне төрле рольләрдә сыный белергә кирәк. Һәрвакыт ниндидер яңа планнар белән яшәсән, төрле юнәлешләр буенча үссән, КВН белән генә яшәү дә мөмкин.

Илүзә Сәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.