«Do you speak English?..»

14 нче декабрь көнне Казан федераль университетында беренче тапкыр инглиз теленнән тоталь диктант үтәчәк.

Белем бирү акциясе «Вузның инглиз теле мохите» проекты кысаларында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе инициативасы, Яшьләр сәясәте буенча департаменты ярдәмендә үткәрелә.

КФУның тел белгечлеге юнәлешендә укымаучы студентларны, магистрларны һәм аспирантларны актив катнашырга чакырабыз.

 

Димәк,

Нәрсә? Беренче тапкыр инглиз теленнән тоталь диктант

Кайда?  — Межлаук урамы, 3/45 йорт, 301ауд. (актлар залы)

Кайчан? — 2016 елның 14 нче декабре 11:50 мин.