Эльза Гиздатова: «Татар булуым белән бәхетле»

Башыңдагы идеяләр хаосын тәртипкә китереп, ниһаять, яза башлыйм дип утыргач, четрекле, ләкин шул ук вакытта гап-гади сорау туа? «Бу» сүзнең «шушы» урынында нинди хәреф языла соң? Орфография турынды сүз башлавым юкка гына түгел. Иң беренче, дөрес язганчы, дөрес сөйләшә белү кирәк, ә дөрес сөйләшү өчен, кеше грамоталы булырга тиеш. Ә мин исә шушы уңай сыйфатларны кайда үзеңдә булдырырга мөмкинлек барлыгын беләм: «SPELL Battle» да! Ишетмәгәннәр һәм күрмәгәннәр өчен аңлатам: «SPELL Battle» орфографияне белү-белмәвеңне сынап карар өчен менә дигән мәйдан. Ягъни тәкъдим ителгән сүзләрдәге авазларны дөрес итеп әйтү кирәк. Бу конкурста катнашып син:
— грамоталылыгынңны тикшерә,
— сүзлек байлыгыңны баета аласың;
— сөйләмдә сүзләрне дөрес һәм кирәкле урында кулланырга,
— сүзлек, интернет ярдәменнән башка язарга өйрәнәсең.
Ә игътибарга иң лаеклысы шул: син татар, рус һәм инглиз телләрендә сүзләрнең дөрес язылыш һәм әйтелешен белергә тиеш.
«SPELL Battle» үз эшчәнлеген филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында, студентлар инициативасы белән башлап җибәрә. Түбәндәге проект тормышка ашырылганга 15 декабрьдә 1 ел булды. Димәк, туган көн! Бәйрәм, дөрестән дә, көтеп алынган һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. «Art works» бию коллективы чыгышы белән башланып киткән бәйрәм күтәренке рухта дәвам итте. Тантанада филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җәмалетдинов Рәдиф Рифкат улы да катнашты. Институтта яшәп килгән бик күп проектларның берсе булган «SPELL Battle» ны туган көне белән котлады. Филология институты студентлары гына түгел, ә моннан тыш мәктәп укучылары, башка уку йорты студентларының да конкурстан хәбәрдар булуын ассызыклады. Аның нәкъ менә студентлар тарафыннан оештырылган булуына басып ясап, проектның әйдәп баручыларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Жюри әгъзалары шулай ук филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре рәтеннән булды. Филология фәннәре кандидаты Ашрапова Алсу Хәлил кызы- татар телендә, филология фәннәре кандидаты Юсупова Зөлфия Фирдинат кызы – рус телендә, ә өлкән укытучы Сафин Илдар Хәмзә улы инглиз телендә авазларны әйтүче катнашучыларны бәяләделәр.
Уенның тәртибе буенча, 1нче турда 12 пар, ягъни 24 катнашучы арасыннан, җиңүчеләр сайланып, 2нче турга 6 пар узды. 3нче турда исә 3 пар үзара көч сынашты. Алга таба, эзлеклелек буенча, шулай дәвам итә.
Ә уенның иң кызган вакыты-финалда Александра Чирикова һәм Эльза Гиздатова очрашты. Тик иң кызыгы: 3 турда төшеп калган катнашучыларга, уенның кагыйдәләре буенча, финалга үтәр өчен тагы бер мөмкинлек бирелә. Эльза да шулар рәтеннән иде, һәм ул бу мөмкинлекне куллыннан ычкындырмады, финалга барып җитте һәм үзен иң грамоталы кеше буларак танытты. Җиңүче, әлбәттә, “SPELL Battle” кубогы һәм диплом белән бүләкләнде. Эльза Гиздатова микрофон артында үзенең кичерешләре белән бүлешеп, рәхмәтләрен җиткерде: «Мин татар булуым белән бәхетлемен, шул ук вакытта рус телендә дә сөйләшәм һәм инглиз телен өйрәнәм». Чыннан да, үз телен яраткан, чит телне хөрмәт иткән, белемгә, камиллеккә омтылган кешедән генә шундый сүзләр ишетергә була.
Калган катнашучылар да игътибардан читтә калмады, үз тырышлыгын, белемен сынап караган һәрбер кешегә грамоталар тапшырылды.
Кызу көрәш, тантаналы минутлар тәмамлану белән, кичәнең махсус кунагы Ислам Валеев залга үзенең чыгышын тәкъдим итте. Ә тагын да сөендергәне: моның кадәр күп тырышлыктан соң тәмле торт һәм өстәлдәге сый белән чәй эчәргә дә мөмкинлек бар иде. Өстәвенә әле шәп музыка астында.

«SPELL Battle» ның туган көне шул рәвештә дәвам итте. Уенда катнашучылар арасыннан булган филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Миләүшә Мингәрәева да бәйрәмгә карата үз фикерен белдерде:
«Бу конкурсны минем группадашым Гүзәл Шәвалиева оештырды. Мин аның белән горурланам, бу эш зур белем дәрәҗәсе, әзерлек һәм тырышлык таләп итә. Шуңа күрә минем дустыма, бәйрәмдә һәм уенда катнашуым белән булса да ярдәм итәсем килде».
Проект, чын-чынлап, бик кызыклы, шул ук вакытта бик кирәкле дә. Бу эшне туктатмыйча, аны тагы да үстерергә, җәелдерергә кирәк дип саныйм».
Дөрестән дә, максаты булган, теләге булган һәр кеше өчен бүгенге көндә мөмкинлекләр зурдан. Камиллеккә ирешү өчен бары тырышлык кирәк дип саныйм. Шуңа күрә, үзегезне сынап карарга чакырабыз. Кил! Өйрән! Белемле бул!

Лейла Исламова