Фәнгә чикләр юк

Иртәгә, 11 нче майда 18:00-22:00 сәгатьтә Кремль урамы, 35 йортта («Двойка») бишенче, юбилей фән төне булачак.

«Ночной предел» — «КФУда PRO НАУКА» белем бирү интенсив циклының V сериясе. Ул КФУда Лобачевский елы уңаеннан үткәрелә.

Әлеге чара бер кичкә булса да үзеңне студент булып хис итәргә һәм Казан университеты тормышын эчтән белергә яхшы мөмкинлек. Сезне Россиянең әйдәп баручы тикшеренүчеләреннән фәнни-популяр лекторий, төрле белем бирү интерактивлары һәм уеннары көтә дип белдерә оештыручылар. Математика күп кенә кешеләргә күңелсез, кыен шөгыль булып тоела. Әмма оештыручылар математиканың нинди кызыклы, мавыктыргыч булуын күрсәтергә телиләр. Әйтик, тыңлаучыларга «Математикада төс», «Математикада поэзия» кебек темалар тәкъдим ителәчәк.

Чараның төп бурычы — фәнне популярлаштыру һәм аны тамашачыларга аңлаешлы һәм кызыклы итү. Чараның программасы 3 параллель лекторийдан тора. анда Казан университетының 11 укытучысы һәм аспиранты чыгыш ясаячак. Моннан тыш төрле фәнни күренешләрне махсус кунаклар — Россия Фәннәр академиясе әгъзалары, математик-галимнәр Дмитрий Николаев һәм Николай Андреев аңлатачаклар. Алар төс турында, аның кабул ителеше һәм матетиматиканың кешенең көндәлек тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйлиячәкләр. Әлеге лекторий кысаларында КФУның тагын берничә хезмәткәре чыгыш ясаячак. Әлеге чара белән параллель рәвештә  IT өлкәсендәге лекция үтәчәк. Интернет тәэсире һәм мәгълүматны саклау турында 6 профессор чыгыш ясаячак. Алар арасында КФУ ИТИС Югары мәктәбенең өлкән укытучысы Михаил Абрамский да бар. Өченче лекторий робототехникага һәм математиканы лайфхак фәне буларак өйрәнүгә багышлана. Шулай ук интенсивта Александр Понятов та катнашачак. Ул беренче видеомагнитафон уйлап табучының тормышы турында сөйлиячәк. Моннан тыш мәйданда балалар өчен махсус лекторий эшлиячәк.

Математика турында лекцияләрдән тыш чара кунакларын тулы сәнгать күргәзмәләре дә көтә. шуларның берсендә гади тегү җебе ярдәмендә фәнне ничек сәнгать белән берләштереп булганлыгы  һәм моннан ни чыгачагы турында күрсәтәчәкләр. Шулай ук «Ночной предел» проекты кысаларында фән һәм сәнгати тәэсирлелек чараларын берләштерә торган Science art проектын да тәкъдим итәчәкләр. Белем бирү чарасының мәдәни программасын кешенең 6 тою органы турында новеллалар сөйләнгән «Чувственная математика» фильмын күрсәтү баетачак. Музыка коралларын сөючеләр өчен КФУ оркестры концерты оештырыла.

Чараның күңел ачу программасы  төрле белем бирү уеннарына бай булачак. Фәнни шоуларның берсендә тавыш һәм төс белән бәйле феномен күрсәтеләчәк. Иң динамик блокларның берсе булып КФУ киберспорт клубының  FIFA һәм UFC 2 уеннарында сынашуы булачак. Төрле технологик яңалыклар белән танышудан бигрәк катнашучылар  Джоан Роулинг романы традицияләрендәге гигант шахматларда уйный алачак.

«Ночной предел»  шоу-тамашасының фәнни өлеше үз эченә лекцияләрне генә алмый — математика өлкәсендәге яшь белгечләрнең соңгы эшләнмәләрне тәкъдим итәчәк. Галимнәр тамашачылар алдында Falling Walls форматында 3 минут эчендә 3 слайд ярдәмендә чыгыш ясарга һәм тамашачыларда кызыксыну  уятырга тиеш булачаклар.