Галимнәр әйтүенчә, акыл геннары әниләрдән күчә икән…

Галимнәр әйтүенчә, кешегә әти-әниләреннән уйлау-фикерләү сәләтенең 40-60% күчә, ә акыл геннары исә Х-хромосомада гына табылган.

Гади телдә әйткәндә, акыллы кешеләр үз акыллары өчен беренче чиратта әниләренә рәхмәтле булырга тиеш, чөнки акылга йогынты ясаучы геннарны тапшыру өчен нәкъ менә алар җаваплы.

Геннары күбрәк әнисеннән күчкән сабыйларның баш мие күләме зуррак, ә тән зурлыгы кечерәк булуы ачыкланган. Ә кемне үз геннары белән күбрәк әтисе «бүләкләгән», шуларныкы нәкъ киресенчә.

Фәнгә тирәнрәк карасак, эмбрион үсеше вакытында әти геннарын саклаучы күзәнәкләр аны яшәтү, саклау белән шөгыльләнә. Ләкин тикшеренүчеләр әйтүенчә, баш мие кабыгында әти геннары табылмаган. Ә бит ул зонада кешенең иң мөһим когнитив функцияләре үсеш ала: акыл, фикерләү, планлаштыру һәм телләр өйрәнү сәләте.

Ничек кенә булмасын, уйлау-фикерләү сәләтенең 100% да генетика белән чикләнми. Башка тикшеренүләр әниләр балаларның акылы үсешенә физик һәм эмоциональ бәйләнеш аша да йогынты ясый дип белдерә. Димәк, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр баланың акылына көчле тәэсир ясый.

Тикшеренү авторлары белдергәнчә, әниләре белән ышанычлы мөнәсәбәттәге балалар максатларына ирешүдә ныграк тора һәм авыр мәсьәләләр хәл иткәндә канәгатьсезлек күрсәтергә яратмый икән.

Генетика белгечләре нинди нәтиҗәләргә килсәләр дә, әтиләр бу очракта үзләрен кыерсытылган итеп тоярга тиеш түгел. Сабыйга карата ачык һәм аның өчен үрнәк булган очракта әти кеше бала үсешенә әни кебек үк йогынты ясый.

Тумыштан ук бирелгән акыл коэффициенты (IQ) мөһим роль уйный ала, ләкин ахыр чиктә ул хәл иткеч фактор түгел.

 

Материалны Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты әзерләде