Инглиз теле = 60 ил

Инглиз теле дөньяда иң танылган телләрнең берсе булып санала. 60 тан артык илдә әлеге тел дәүләт теле. Техник прогресс илләр арасында булган чикләрне либеральләштерү, үсеп килә торган буынга яңа чит ил  кешеләре белән танышырга, аралашырга, сәяхәт итәргә мөмкинчелек тудыра. Хәзерге вакытта чит телләрне өйрәнү бернинди авырлык та тудырмый. Инглиз теле турында әйтеп тә торырга кирәк түгел. Аны ирекле рәвештә өйдә дә рәхәтләнеп һәм кыска вакыт эчендә өйрәнеп була. Инглиз телен белү кеше алдында бик күп юллар ача. Аны үзләштереп һәрбер кеше ирекле рәвештә поездларда, социаль челтәрләрдә, скайпта чит ил кешеләре белән аралаша ала.

Әлеге популяр телне өйрәнгән яки белемнәрне камилләштергән вакытта, заманча техник мөмкинлекләр ярдәмендә төрле музейларга, мәдәни мирас урыннарына йөреп була. Биредә мәгълүматны, кызыклы фактларны инглиз телендә дә тыңлап була.

Иң мөһиме: телне укытуда яки өйрәнгәндә креатив алым булырга тиеш. Әлеге алым кызыклы һәм эмоциональ яктан бай булса, телне тиз арада үзләштереп булачак.

Инглиз теле авазлары турында

Бик күп кеше инглиз телен өйрәнеп югары уңышларга ирешә.  Әлбәттә, алар грамматик яктан бик дөрес сөйләшәләр, ләкин, кызганыч, күбесе тел белгече булып саналмый. Моның төп сәбәбе – инглиз телендә кулланыла торган авазларны белмәү яки аларны дөрес кулланмау. Телне авазлар белән бергә өйрәнергә кирәк. Чөнки соңыннан сез китапта кебек кенә, коры  сөйләшә алачаксыз. Инглиз телен кычкырулар, интонация, авазлар белән параллель рәвештә үзләштерергә мөһим.

Һәрбер кешегә дә үзенең кәефен, эмоцияләрен, хис-кичерешләрен  күрсәтер өчен гади сүзләр һәм җөмләләр җитми. Нәкъ менә бу очракта без сөйләшүгә аерым бер фраза яки характерлы тавыш кертеп җибәрәбез. Инглиз телен эффектив өйрәнү өчен инглиз теле авазларына игътибар итәргә кирәк.

Мондый авазлар хис-кичерешләрне, эмоцияләрне күрсәтәләр, ләкин аларны атамыйлыр. Күп очракта әлеге авазлар бер сүздән, яки, гомумән, берничәдән тора алалар. Аларны сайлау коммуникатив вәзгытьтән тора.

Илүзә Сәлимова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.