Кабат Россия, кабат Казан, кабат җиңү!

Будапешт шәһәрендә Халыкара йөзү федерциясе (ФИНА) пресс- конференция уздырды. Анда 2022 нче елда кыска дистанциядә суда йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәр билгеләнде. Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе әлеге турнирны үткәрү хокукына Казан ия булуын белдерде. Татарстан Республикасы башкаласының гаризасы бертавыштан хупланган. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов контрактка кул куйды һәм үз чыгышында Казанны : “Дөньяның иң яхшы шәһәре” –диде. Казаннан кала турнирны кабул итәргә Гонконг, Тайбэй һәм Будапешт шәһәрләре дәгъва белдергәннәр иде. 2024 нче турнир  Будапештта үткәрелүе дә билгеле булды.

Кыска суда дөнья чемпионаты ике елга бер тапкыр үткәрелә. Программада бары тик 25 метрлы бассейнда йөзү керә. Иң күп медальләр әлеге турнирда АКШ, Австралия, Кытай һәм Швеция вәкилләре исәбендә.

Исегезгә төшерәбез, 2015 нче елда Казан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул иткән иде инде.

Гөлсу ТӨХВӘТУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.