Кабатланмас моң иясе

Бу кешенең язмышы безнең заман өчен батырлык дәресе булып тора. Ул – бөтен дөньяга диярлек танылган легендар шәхесләр Николай Островский, Муса Җәлил белән бер рәттә торучы көчле кеше. Әмма, ни кызганыч, Аны белүчеләр саны азрак. Бу инде безнең – аның замандашларының гаебе.

Сүзем талантлы шагыйрь һәм рәссам Гакыйл Сәгыйров турында. 1938нче елның 16 февралендә хәзерге Нурлат районының Әхмәт авылында туган ул. Әтисе Шәрифулла ага Бөек Ватан сугышында ятып калгач, тормышның «уфалла арбасын» әнисе белән бергәләп тартырга туры килә. Әхмәттә башлангыч белем алып, 5-6нчы сыйныфны күрше Биккол авылында тәмамлый Гакыйл абый. Авыр еллар ятим гаиләне әнисе Хәбибҗамал апаның туган җиренә – Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылына – туганнарына якынрак күчеп кайтырга мәҗбүр иткән. Ул монда җидееллык мәктәпне тәмамлый, рәсем ясау белән мавыга, хәтта берничә рәсеме «Пионерская правда» газетасында басылып та чыга. Рәссам булырга хыялланган егет Пенза сәнгать училищесына җыена. Ләкин тәкъдирендә башкача язылган булган шул. Бала вакытта егылып имгәнү нәтиҗәсеме, башка сәбәпме – аңа умыртка баганасына катлаулы операция кичерергә туры килә. Нәтиҗәдә 1960нчы елларга егет бөтенләй хәрәкәтсез кала. Офыкларга сыймас хыяллар белән яшәгән Гакыйл бу халәте белән килешә алмый. Каләмне теш арасына кыстырып хәрефләр язарга өйрәнә, кабат рәсемнәр ясый башлый, китап дөньясына чума – үзенең рухи байлыгын арттыра. Уку һәм язу аның өчен көндәлек ихтыяҗга әйләнә. Әмма укыр-язар өчен дә кемнең дә булса аның ятагы каршысына газета, китапны җайлап куюы, тешенә каләмне кыстыруы, язылган (укылган) битләрне алыштырып торуы, арыган иреннәрдән ялгыш төшеп киткән каләмне дә авырсынмый идәннән күтәрү кирәк бит!.. Әлбәттә, алыштыргысыз кешесе – әнисе була. Дөрес, еш кына хәл белүче авылдашлар, туган-тумача, күрше балалары ярдәмгә килә. Ләкин тәүлек бит 24 сәгатьтән тора!

Гакыйл абый турында бертуктаусыз сәгатьләр, тәүлекләр буе сөйләп була. Мәктәптә укыган елларымда миңа күп тапкырлар Гакыйл абый белән күрешү, сөйләшү бәхете тәтеде. Аның 1994нче елда Татарстан китап нәшриятендә чыккан «Кабатланмас моң» дигән беренче зур җыентыгы безнең районда әзерләнде. Ул елларда һәр мәктәптә, һәр коллективта, авыл клубларында, мәдәният йортларында күпме очрашулар уздырылды, Гакыйл абыйның иҗатын белү буенча конкурслар үткәрелде. Әмма ул бу вакытта әнисе Хәбибҗамал апа белән Ульян өлкәсендәге Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә энесе Наил абый һәм аның гаиләсе кайгыртуында яши иде. (Бу гаиләнең фидакарьлеге турында  аерым китап язарлык икәнен дә беләм мин!) Наил абыйның уртанчы улы Ринат өлкән агасын бик теләп «Ока» машинасында туган җире Әхмәткә, үскән җире Иске Җүрәйгә, рухи иҗат үзәге Нурлатка еш алып килә иде. Бу сәяхәтләр вакытындагы һәр очрашу соңрак шигырьгә әверелә иде.

Гакыйл абый Самара, Ульян һәм Нурлат халкы өчен бердәй якын кеше булды. Аның юбилейларын да нәкъ менә шул төбәкләрдә бергәләп зурлап билгеләп үтәләр иде. Гакыйл абыйның иҗатын татарлар гына түгел, безнең якта яшәүче урыслар, чуашлар да яхшы белә. Ә инде Самарада һәм Ульянда үткәрелгән иҗат кичәләрендә шул төбәкләрнең урыс һәм татар милли-мәдәни автономияләреннән тыш мари һәм еврей автономияләре вәкилләре дә һәрвакыт катнаша иде.  Гакыйл абый Нурлат шәһәре һәм районының «Дуслык» («Дружба», «Туслах»), Ульян өлкәсе татарларының «Өмет», Самара өлкәсе татарларының «Бердәмлек» газеталары белән даими элемтәдә яшәде.

1998нче ел Татарстан, Самара, Ульян өлкәсе кинлекләрендә «Гакыйл Сәгыйров елы» дип игълан ителгән иде. Нурлат районы һәм шәһәре хакимияте шагыйрьне 60 яшьлек юбилее белән котлап, туган ягында яшәү һәм иҗат итү өчен барлык уңайлыклары булган фатир бүләк итте. Ә шул елгы Самара сабан туенда милли мәдәниятне, телебезне үстерүгә һәм рухи бердәмлеккә ирешүгә зур өлеш керткәне өчен аңа «Ел кешесе» дигән исем биреп зурладылар. Самарадагы «Ностальжи» радиостанциясе уздырган «Хәерле эш» хәйрия акциясе кысаларында «Вөҗданлылык өчен» премиясенә лаек булган беренче 6 номинант арасында безнең Гакыйл абый да бар иде. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты да әле.

Тормыш белән иҗат аерылгысыз булса да, югалтулар белән табышлар һәрчак чиратлашып бара. 2004нче елның май башында Гакыйл абый үзенең өлкән фәрештәсен – әнисен югалта. Ә 2009нчы елның 29 июлендә без аның үзе белән хушлаштык. Гакыйл аганы Иске Җүрәйдә җирләделәр. Аны озатырга Татарстан Язучылар берлегеннән дә вәкилләр килгән иде. Бу көнне Иске Җүрәйдә Гакыйл абый яшәгән нигездә шагыйрьнең музей-йортын ясау турында сүз булган иде…

Мәрхүмнең вафатыннан соң әйтелгән һәм узган 8 ел эчендә үтәлмәгән нәзерләр, вәгъдәләр булса, боларны башкару өчен хәзер иң кулай вакыт, мөгаен. 2018нче елның февралендә уникаль шәхес Гакыйл Сәгыйровның тууына 80 ел тулачак.

ГАКЫЙЛ АБЫЙ ШИГЫРЬЛӘРДӘ ЯШИ

Әнкәйгә

Һәр кешенең җаны булган кебек,

Һәр кешенең була анасы.

Нинди генә тормыш кичермәсен,

Йөрәгендә газиз баласы.

 

Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың

Дәва булды һәрбер зарыма.

Минем өчен күргән кайгыларың

Дәрьяларның сыймас ярына.

 

Бу йөзкәең күпме еллар буе

Шатлык нуры күрми интеккән,

Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,

Кичерерсең микән, юк микән.

 

Мин үтенәм синнән – кичер мине,

Хыялыңа хыянәт итмәдем,

Канатларым көйде – үтәалмадым

Язмыш куйган утлы чикләрне.

 

Бик яшисем килә җаным-тәнем

Белән тоеп заман сулышын.

Әй, сокланыр идең очышыма,

Шатландырыр иде уңышым.

 

Ә мин ятам – яраланган бөркет,

Яшәвемнән хәтта оялам.

Була кайчак, яшен кебек ярсып

Атылырга уйлыйм кыядан.

Кирәк түгел андый-мондый бәхет…

Кирәк түгел андый-мондый бәхет,

Мин тормышка карыйм тирәннән:

Кайгысы да, шатлыгы да аның

Биегрәк булсын түбәмнән.

Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып

Һичбер кайчан туймас бәндә мин,  –

Кулларымны эштән качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан жәлләмим.

Таш кыяны ярып үскән нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс,

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

Фәлсәфи дулкыннар

…Без үлгәч тә, йөз ел үтәр, мең ел үтәр,

Вакыт машинасы ялсыз җебен сүтәр.

Җирдә туар яңа уйлы яңа Җаннар,

Яңа дәвер йолдызлары кабынып янар.

Һәм, өйрәнеп без яшәгән гасырларны,

Баш чайкарлар – булмаган, дип, акыллары:

Яшәгәннәр ахмакларча үлә-үлә,

Кеп-кечкенә шушы Җирне бүлә-бүлә!..

…Безнең өчен чиксез авыр газап булып,

Җәберләгән бар нәрсәдән азат булып.

Күз салганда безгә ерак биеклектән,

Гаҗәптер шул гөнаһ тулы безнең йөкләр…

Тик барыбер Шатлык калыр шатлык булып,

Үлем йөрер ак сакаллы картлык булып.

Авыз итми калмас алар чын шәрабтән:

Без калдырган Кайгы, Сагыш, Мәхәббәттән.

Алсу ГАЗТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.