Кайда? Нәрсә? Кайчан?

 

18, 24 нче февраль һәм 3 нче мартта 17:00 сәгатьтә Кремль ур., 4 йорт адресы буенча урнашкан Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында КФУның төгәл фәннәр юнәлешен сайлаган студентлары өчен кызыклы мәсьәләләр чишү буенча  «Кайда? Нәрсә? Кайчан?» дигән популяр телевизион уен формасында интеллектуаль бәйге узачак. Аның максаты – студентларның интеллектуаль һәм танып-белү мөмкинлекләрен ачыклау, белемнәрен арттыру. Уен 3 көн дәвамында 6 турда үткәрелә. Бәйгене KFU SEG Student Chapter студентлар җәмгыяте оештыра.