Казан — Кытай арасын тагын бер килешү белән якынайтты

Выступает заместитель министра образования КНР Хао ПинКытай башкаласы Пекинда «Кытай һәм Россия вузларында журналистик белем бирү союзы» барлыкка килде. Пекин декларациясен имзалау тантанасында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доцентлары Роман Баканов һәм Дмитрий Туманов та катнаштылар.
Чара зур масштабларда үткән. Ул үзенә Кытай һәм Россия университетларыннан, көллиятләреннән 200дән артык студент һәм укытучыларны җыйган. Рәсми вәкилләрнең катнашуы да сөенечле.
Әлеге союзы төзү идеясы узган елның язында Россиягә Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин килгәннән соң туа.
Имзаланган документта сүз журналистик кадрларны, укытучыларны әзерләүдә яңа фәнни эзләнүләр өлкәсендә ярдәмләшү турында сүз бара.

Текст Пекинской декларацииДмитрий Туманов Казан федераль университетының Кытай белән коммуникацияләр өлкәсендә белгечләр әзерләүдә  озак еллар дәвамында һәм стабиль рәвештә хезмәттәшлек итүе турында сөйләгән. Казан университетының иң элеккеге партнерларының берсе — Хунаньский педагогик университеты белән мәгариф, фәнни, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү инде 1990 елда ук имзаланган була. Әлеге университет ярдәме белән 2006 елда Казан университетында Конфуций Институты ачыла. Бүген Казан университетында Кытайдан килеп 381 студент белем ала.

 

Церемония подписания Пекинской декларацииПисьмо директора Высшей школы журналистики и медиакоммуникаций КФУ и памятные сувениры из Казани

Дмитрий Туманов объясняет символичность подарка "Кот казанский"
Памятная и историческая фотография с китайскими коллегамиП