Казан паркларында спорт инфраструктурасы нинди булырга тиеш?

14 нче апрельдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «BFFT.space» архитектура-белем бирү мохитендә «Казанның табигый-рекреацион территорияләрендә гамәлдәге халык күпләп шөгыльләнә торган спорт төрләре инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.

Чарада катнашу өчен шәһәр төзелеше буенча белгечләр, Казан башкарма комитеты структурасы, төрле министрлык вәкилләре, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, спорт активистлары һәм иҗтимагый оешмалар, Казанның актив халкы чакырыла.

Казанның табигый-рекреацион территорияләре спортның халык күпләп шөгыльләнә торган төрләрен үстерү өчен зур социаль һәм икътисадый потенциалга ия мәйдан сыйфатында тора. Әмма аларның торышы, андагы инфраструктура кулланучыларның ихтыяҗларын тиешенчә үтәми.

Үстерү өчен карала торган спорт төрләренә чангы спорты, велоспорт, роллер спорты, йөгерү, норд йөрүе, триатлон, ачык суда йөзү кебек һ.б. спорт төрләре керә.

 

Түгәрәк өстәлне ТР «Велосипед клубы» Төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.