Казанда — «Студентлар язы».

18 апрельдә 17.00 сәгатьтә КФУ «УНИКС»  Зур концерт залында «Студентлар язы — 2017» фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Анда әлеге фестивальнең җиңүче-институтлары игълан ителәчәк. Гала-концертта КФУ Студентлар клубының иҗат төркеме «Студентлар язы — 2017» Республика фестивале кысаларында конкурс программасын тәкъдим итәчәк.  Анда иң яхшы иҗади коллективлар, башкаручылар, лауреатлар һәм фестиваль җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Мөхтәрәм кунаклар катнашында тантаналы мохиттә  җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы үтәчәк.
Язны Казан федераль университеты белән каршыла!

Исегезгә төшерәбез: 2017 нче елның 9-21 март көннәрендә Казан федераль университетында һәр елны үтә торган «Студентлар язы» фестивале үтте. Ул университетның 10 меңнән артык студентын берләштерде, университет традицияләрен үстерүгә һәм ныгытуга мөмкинлек бирде. Фестиваль кысаларында 50 хореографик постановка, 60 вокаль композиция, 70 театраль һәм оригиналь номер күрсәтелә. Беренче тапкыр фестиваль кысаларында журналист эшләре конкурсы үтте: 150 катнашучы жюри игътибарына «Публикация», «Фоторепортаж», «Видеоматериал» һәм «Радиоматериал» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр.