КФУ бер кичкә мини «Хоргвартс»ка әверелде

11 май көнне КФУның 2 нче бинасында «PRO НАУКА» төне булып узды.

Ишектән килеп керүгә, бу бинада студентлар укый дип уйламассың да, кечкенә генә укучыларның көлүләре, КФУ оркестры чыгышы, стенадагы эленеп торган картиналар, зур телевизор экраннары сине бер минутка ниндидер икенче дөньяга алып керә дә куя. «Мини Хогвартс» дип әйтеп тә була. Кара плащлар гына җитми. Тылсым  бу кичне нәкъ менә КФУның шушы бинасында туды. Ә әфсен сүзе исә – математика.

Фән төне лекторийлардан башланып китте. Берничә аудиториядә бер-бер артлы «Поэзия һәм невклидов геометриясы», «Математика фәне лайфхаклары», «Математик парадокслар» кебек темаларга багышланган лекцияләр укыдылар. Шулай ук алар белән беррәттән холлда  төрле мастер-класслар  үтте.  Монда исә, тормыштагы мөмкинчелек теоремасы, мәсьәләләр, счет белән эшләү, оригами ясау кебек  төрле кызыклы күнекмәләргә өйрәнеп була иде. Мастер-классларны үткәрүчеләр – укытучылар, математика фәненә битараф булмаган студентлар.

Ә иң әкияти, тылсымлы почмак – ул физика тәҗрибәләре белән зур шахматлар булды. Монда балалар үзләрен чыннан да Гарри Поттер герое кебек хис итте.

Шулай ук Математик экспресс, кубик-рубик җыю, Лобачевскийның гомер юлы, КФУ буенча эшләнелгән тест үтүдә катнаштылар.  Plikers һәм QR –кодлары техникасы белән эшләнелгән интерактив «Абака» уены да узды. Монда күп санлы саннарны тапкырлап, геометрик һәм экономик мәсьәләләрне чишәргә кирәк иде.

Кемдер фәнни лекцияләр тыңларга килсә, яшь галимнәр  Falling Walls форматында үткән «Фән сугышлары»на килгәннәр. Алар 3 минутлык вакыт һәм 3 слайд ярдәмендә залда утыручыларга үзләренең проектлары аңлатып, аларны мавыктырырга тиеш иде.

Ул гына да түгел икенче катның холында матур, гадәти булмаган «Нить протянутая сквозь эго художника» дип аталган Владимир Муртазинның картиналар күргәзмәсе тезелеп киткән. Монда исә рәсем сәнгате белән математика тыгыз бәйләнештә, бер-берсен тулыландырып торалар кебек. Кайберләрен хәтта аңлап бетереп булмый. Чын фәлсәфә иде.

Кайда, кайда? Ләкин икенче катта балалар, студентлар өчен чын мәгьнәсендә күңел ачу урыны булды. Монда алар киберспорт турнирында катнаша алдылар. Турнир исә PS4да футбол һәм бокс буенча булды. Шулай ук виртуаль дөньяга юл ачкан VR-шлемда бар иде. Монда чират кичкә кадәр тулыланып кына торды.

Киноман булган кешеләр  «Чувственная математика» дип исемләнгән фильм белән таныша алдылар. Шул ук вакытта математика буенча квест та узды. Монда исә төрле бирелгән математика мәсьәләләрен чишеп, бүлмәдән чыгарга ярдәм иткән комбинацияне җыярга кирәк иде.

Әлбәттә, конкурсларда катнашып, үзен актив күрсәткән студентлар һәм укучылар бүләксез дә калмадылар.

Бу кичтә һәр  кеше үзенә математика фәнен  төрле яктан ача алды. Яшь галимнәр өчен бу төн үзләрен күрсәтә алу булса, укучылар һәм әти-әниләр өчен КФУ белән тагын да якыннанрак танышырга бер зур мөмкинчелек иде.

Илсинә Тимерова КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 2 нче курс студенты. 

Михаил Захаров фотолары.