КФУ эксперты: «Эссе һәм коры июльне көтәргә кирәкми».

Эссе һәм коры июльне көтәргә кирәкми, һава торышы алмашынучан дип хәбәр итә КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Перведенцев. 

«Россия Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә һава температурасы норма кысаларында — якынча 20 градус җылы һәм 60-70 мм явым-төшем көтелә. Июльдә аерым көннәр генә кызу һәм салкынча булачак, — дип ачыклык кертте Юрий Переведенцев.

Озак вакытка исәпләнгән фаразлау буенча августта һава температурасы климатик нормада калачак — якынча 17 градус җылы, 50-60 мм явым-төшем. Бөтен өмет сентябрьдә. Синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм явым-төшемле булачак дип фаразлый.

Мәгълүмат КФУ сайтыннан.