КФУ Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде.

21-22 апрель көннәрендә Ташкентта Татарстан Республикасы вузлары катнашында XVIII «Образование и профессия-2017» Халыкара күргәзмәсе үтте.  

Аның оештыручылары — Үзбәкстан Республикасындагы Россотрудничество вәкиллеге һәм «My Fair» ҖЧ җәмгыяте. Күргәзмәдә Россия Федерациясе, Белоруссия, Малайзия һәм Көньяк Корея вузлары катнашты.

Тантаналы ачылышта Үзбәкстандагы Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Виктор Шулика, Үзбәкстандагы Татарстан Республикасы вәкиллеге киңәшчесе Александр Суханов, Үзбәкстан Республикасында Татарстан вәкиллеге җитәкчесе Рамил Шакиров һәм башка кешеләр катнашты.

Үзбәкстандагы Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Виктор Шулика әйтүенчә, Россия һәм Үзбәкстанны тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр, мәгариф өлкәсендәге югары эффектив хезмәттәшлек бизи диде. Бүген россия вузларында Үзбәкстанның 24 меңнән артык вәкиле укый, нәкъ менә шундый белгечләр киләчәктә республиканың үсешен билгеләргә тиеш.

Үз чыгышында Үзбәкстандагы Татарстан Республикасы вәкиллеге җитәкчесе Рамил Шакиров хәзер Татарстан вузларында Үзбәкстаннан килгән 2500 студент укуын әйтте. 2016 елда Татарстан вузларына шундый 848 кеше килгән.

Күргәзмәдә Үзбәкстан абитуриентлары 18 Россия вузы белән таныша алды. Университетларны тәкъдим иткән кешеләрдән алардагы белгечлекләр, факультетлар турында күп мәгълүмат белә алдылар.

Күргәзмәдә КФУны Икътисад, идарә һәм финанс институтыннан кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы доценты Юлия Колесникова һәм чит ил студентларын җәлеп итү буенча тышкы эшләр департаментының әйдәп бара торган белгече Мария Соколова тәкъдим итте.

Күргәзмә кысаларында казан вузлары үз презентацияләрен күрсәтте, укытучылар белән, лицей һәм көллият укучылары белән очрашты. Укырга керү өчен үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Күргәзмә ачылышына килгән кешеләр саны тагын бер тапкыр россия мәгарифенә игътибар зур булуын күрсәтте. Шулай итеп, ул Россия Федерация һәм Үзбәкстан Республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур йогынты ясый.