КФУ «Яндекс» рейтингында — бишенче

Казан федераль университеты рәсәй вузларын эзләү буенча «Яндекс» рейтингында бишенче позицияне алды. Бу турыда КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә компаниянең матбугат үзәге хәбәр иткән. 

«Яндекс» үз рейтингын кабул итү кампаниясенең кызган чагында тәкъдим итте. Анда «Интерфакс» тәкъдим иткән рейтингтан 264 рәсәй вузы кергән. «Яндекс» рейтингында җиде Казан югары уку йорты һәм Иннополис Университеты бар. Казан вузлары арасында иң зур аерылу белән КФУ били. Ул 5 нче позициядә урнаша. КХТИ — 72 нче, КАИ — 79 нчы позициядә. Казан дәүләт медицина университеты — 116, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты — 129, Энергетика университеты — 168 нче урында. Иннополис Университеты рейтинг койрыгында — 248 нче, ә аннан тагын бер баскычка түбән Казан дәүләт аграр университеты урнашкан.

Россия буенча тулаем алганда казан вузлары популяр. Аларга россия университеты турында сорауларның 3 %ы туры килә. Казанның уку йортлары белән иң күбе Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кулланучылары кызыксына икән.

Россия вузларын сорату буенча «Яндекс» рейтингы башында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты тора. Аңа барлык университетларны сорауларның 5%ы туры килә. Топ-5кә РФ Президенты каршындагы РАНХиГС, «Икътисад югары мәктәбе» россия университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты керә. 

 

КФУ сайты мәгълүматы буенча.