КФУ Яр Чаллы институтында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

КФУ Яр Чаллы институтында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны төзү республика программасы кысаларында ТР ПрезидентыРөстәм Миңнеханов патронажы белән башкарылды. 

_P5A2661

Хәзер барлык спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрнең вакытларын актив ялда яңа универсаль спорт мәйданчыгында үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.

_MG_6488

Ул студентларның тулай торагына каршы якта, спорт манежы һәм институт стадионы янында урнашкан. Анда мини-футбол өчен ясалма үләнле 2 кыр, волейбол һәм баскетбол өчен универсаль мәйдан һәм тренажер комплекслары бар. Бүген биредә төзекләндерү эшләре бара. Нинди генә һава торышында да кешеләр яңа мәйданчыкка тигез һәм коры асфальттан бара алсын өчен мәйданчыкка таба җәяүләр өчен тротуар түшәлә.

_P5A2647

Моннан тыш КФУ Яр Чаллы институтының стадионы да башка күренеш алды. Йөгерү өчен юлны төзекләндереп асфальт түшиләр, 250 урынга исәпләнгән трибуна да булачак. Ә спорт манеженда түбә ябачаклар.

КФУ Яр Чаллы институтында төзекләндерү һәм эшләре һәрвакыт бара. Бу — яңа объектлар төзү һәм ремонтлау, белем бирү сыйфатын яхшырту буенча эшләр һәм мөһим вакыйга — Белем көненә әзерләнү.