КФУда — Андрей Максимов

19 нчы майда 14:00 сәгатьтә КФУ «Уникс»ның кече залында Адрей Максимов лекция үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча  теркәлү узарга кирәк. Үз чыгышында спикер 2 тема турында сөйлиячәк:

  1. Аралашуда мөһим хаталар һәм аларны юк итү алымнары;
  2. Тормыш жанры буларак интервью.

Лекция интерактив форматта үтәчәк, иң яхшы дип табылган сораулар өчен Андрей Маркович үз китапларын бүләк итәчәк.
Шул ук көнне Андрей Максимов КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе укытучылары һәм студентлары өчен мастер-класс үткәрәчәк. Соңрак университетның КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга филиалларына бару теләге дә бар.

Андрей Максимов — танылган россия журналисты, язучы, драматург, телевидение алып баручысы, театр режиссеры. Бүген «Российская газета» колумнисты, БДТРК редактор-консультанты, «Останкино» Мәскәү телевидение һәм радиотапшырулар институтының журналистика факультеты остаханәсе җитәкчесе.