КФУда — эзтабарлар

Бүген Казан федераль университеты скверында Бөтенроссия студентлар эзләнү отрядларының икенче слетының ачылу тантанасы үтте. Слет 20 июльдән алып 23 июльгә кадәр барачак. Анда Россиянең 20 шәһәреннән 150 эзләнү хәрәкәте әгъзалары катнашачак.

Слетта катнашучылар Спасс районының Вертолет утравына юл тотачаклар. Биредә алар төрле мастер-класслар, тренинглар, практик дәресләр үтәчәкләр. Шулай ук кунакларга мәркәзебезнең истәлекләре урыннары да күрсәтеләчәк.

«Казан Университеты эзләнү хәрәкәтләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Безнең уку йортында белем алган меңәрләгән студент «Кар десанты» эзтабарлар отрядында катнашты. Аларның барысы да Ватаныбыз өчен гомерләре белән корбан иткән атабабаларыбыз турында истәлекне мәңгеләштерүгә күп көч куйдылар,» — диде Казан федераль университеты беренче проректоры Рияз Минзарипов.

«Шәһәребездә төрле регионнардан килгән эзтабарларны күрүемә бик шатмын. Әлеге эзләнү хәрәкәтләре яшьләрне ватанпәрвәр булырга өйрәтәләр. Слетта катнашучыларның барысына да уңышлар телим!» — дип барлык җыелган яшьләргә мөрәҗәгать итте Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү җитәкчесе Владислав Усанов.