КФУда татар милли педагогика үзәге ачылды

Шушы көннәрдә КФУның гыйльми шурасы психология һәм мәгариф институты, укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы кысаларында татар милли педагогикасының фәнни тикшеренү үзәге ачу турында карар кабул итте.

Мәгълүм булганча, татар мәгарифенең зур тарихы һәм бай тәҗрибәсе бар. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында милли мәгариф системасы шактый вакыт торгынлык чоры кичерде һәм бу кимчелекне бетерү өчен шушы өлкәдә хәлиткеч чаралар күрү иң мөһим проблемага әйләнде.

Хәзер исә, милли мәктәпне торгызуда зур үзгәрешләр барлыкка килде. Заман таләбен үтәп Русия Федерациясенең дә, Татарстан Республикасының да белем-тәрбия системаларын үстерүнең милли доктринасы булдырылды. Мәгълүм булганча, Казан (Идел буе) федераль университеты ТР халыклары телләре турындагы законны үтәүгә, милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән ВУЗ. Милли белем системасын үстерү, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү буенча үзәк эшчәнлеге, махсус программасын булдыру һ.б. – зур казанышлар булып торалар. Татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәнүне камилләштерү максатыннан, татар теленнән “Гомуми белем эчтәлегенең минимумы” булдырылды. Мәгариф системасы алдында торган бурычларның берсе – ирешкән биеклекне саклап, белем бирү эчтәлеген, сыйфатын тирәнәйтү һәм фәнни яктан, шулай ук яңа технологияләр куллану аша укыту-тәрбия процессын яңарту.

“Милли мәгариф системасы” дигән төшенчәдән без киләчәк буынны гаилә, балалар бакчасыннан алып, югары мәктәпкәчә ана телендә укыту һәм тәрбияләүне күздә тоткан, Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрнең мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбияне үз телебездә алып баруны, укыту һәм тәрбия эшенең эчтәлеге татар милләтен үстерүгә юнәлтелгән системаны атыйбыз.

Татар мәгарифе үсеше шартларында милли белем һәм тәрбиянең эчтәлеген яңарту – төп бурычларның берсе. Без балаларда халкыбызның күп буын кешеләренә хас булган рухи башлангычны саклап калырга тиеш. Модель булып – интеллектуаль яктан югары булган, милли һәм гомумкешелек культура байлыкларын барлыкка китерүгә сәләтле, иҗади шәхес тора. Мәгариф шәхескә мөрәҗәгать иткәндә һәм белемне чын тормыш белән тыгыз бәйләнештә кулланганда гына тормыш көче булып тора алачак. Уку йортларында шәхескә юнәлтелгән эшчәнлек алып барыла. Димәк, бу яшьләрне гомумкешелек кыйммәтләре белән таныш булган, уз-узен һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итә белгән иҗади шәхес формалаштыру өчен кирәкле шартлар тудырыла. Үстерелешле укыту технологияләрен яхшы белгән педагоглар шәхес тәрбияләүдә уңышка ирешәләр. Укучыларда укуга теләк уяту, сәләтләрен ачу, кызыксындыру – төп максатлар шулар. Укыту процессын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен укучының танып-белү үзенчәлеге, укыту материалын укучының мәнфәгате һәм белеме нигезенә таянып үзләштерү зарур.

Яңа ачылган әлеге үзәкнең эшчәнлеге тулысына курсара методик эшне төрле формалар, инновацион технологияләр аша оештырып, укыту-тәрбия процессының һәр юнәлешендә эшләүче педагогның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән.

КФУ галимнәре Р.Р. Насыйбуллов, И.Ф. Яруллин, И.Т. Хәйруллин, Р.Г. Габдрахманова, А.Ф. Шәрәфиева үз юнәлешләрендә шушы максатка ирешүдә методик эшнең мөһим икәнлеген көн дә исбатлап хезмәт итәләр. Педагогның белемен күтәрү, методик яктан ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәнең уңай нәтиҗәләрен кулланып эшләү бердәмлеге – һөнәри усештә дә төп факторлар булып торалар. Ә һөнәри компетентлыкның ни дәрәҗәдә булуын аттестация үтү чорларындагы экспертиза билгели.

Бу уку елында безнең үзәктә акторлык семинарлары, фәнни-методик конференция, педагогик вернисаж, “түгәрәк өстәл”, бенефис, иҗади отчет, узанализ һ.б. соңгы айларда үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге чараларда булачак. Укытучылар үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрсәтә алган форманы сайлап алып, үзәк методистлары җитәкчелегендә үткәрелгән экспертизаны уңышлы гына утәчәкләр.

Бүгенге көндә уку йортларында идарә итү эшчәнлегенең бербөтен системасын булдыру һәм аны максатчан программа нигезендә үстерү бурыч итеп куелган. Үзәк галимнәре идарә итү эшчәнлеген камилләштерүне директорларның, аларның урынбасарларының бу юнәлештә белемен күтәрүгә ярдәм итүче семинарлар, »Яшь җитәкче мәктәбе», «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшү, төрле консультацияләр, идарә итүдәге алдынгы тәҗрибәне тарату, басма кулланмалар аша тормышка ашыралар. Бу максатка ирешүгә үзәктә оештырылган белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының Методик советы нәтиҗәле өлеш кертә. Ул белем бирү һәм тәрбия эшенең төрле вариантларын сайлый, методик берләшмәләр эшен координацияли, идарә итүдәге яңа технологияне өйрәнә, укыту-тәрбия процессына кертүне күзәтә, нәтиҗәлелеген билгели. Гомумән алганда КФУ күләмендәге методик хезмәтне тиешле дәрәҗәгә куюга хезмәт итә.

XXI гасыр Русия һәм Татарстан хөкүмәтләре дәрәҗәсендә яңарыш чоры итеп билгеләнде. Шуңа күрә белем бирүнең тотрыклылыгы, эчтәлегенең яңартылуы белән бергә, яңа гасырда яшь буынны тәрбияләүгә игътибарны арттырасы иде. Үз телен, үз илен, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтен, үз тамырларын белгән шәхес кенә Ватаныбызның, милләтебезнең, халкыбызның лаеклы яшәвен киләчәктә тәэмин итә ала. һәркем үз кулыннан килгән изге гамәл кылырга, байлык вә һөнәр һәм сәнәгать өлкәсендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм итәргә тиеш.

Мәгълүмат чыганагы: Әнвәр Хуҗиәхмәтов