Кирәксез татар теле турында кирәкле тамаша.

Халкыбызда чирен яшергән – үлгән дигән бик акыллы мәкаль бар. Камал театрының кече сәхнәсендә яшьләр шундый чирне ачты. 14 нче апрель кичендә «Калеб» яшь иҗатчылар буыны татар теле, яшьләрнең аңа мөнәсәбәте, үз теленнән оялган татарлар турында «Сәрләүхәсез» (“Исемсез”) дигән вербатим тәкъдим итте.

Иң беренче чиратта нәрсә ул «вербатим»? Вербатим — латинчадан сүзгә-сүз яки документаль театр дип тәрҗемә ителә. Әлеге тетраль тамаша популярлыкны бигрәк тә XX—XXI гасыр чигендә казана. Вербатимның нигезендә гади кешеләрнең актерлар тарафыннан кабаттан уйнала торган монологлары һәм диалоглары ята. Оештыручылар әйтүенчә, «Сәрләүхәсез» вербатимы өчен драматургик материалны катнашулар үзләре әзерләгән. Алар якыннарына, туганнарына, дусларына татар теле, кирәкме ул аларга, Тукайны күрсәләр ни дип әйтер идең дигән сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр, җаваплар алынгач, тамашаның режиссеры — Нәфисә Исмәгыйлева алардан композиция төзегән. Әлбәттә, тел мәсьәләсе — һәркемгә дә сөйләшү, фикерләшү өчен авыр тема. Бигрәк тә татар булып та татар телен белмәсәң. Шуңа күрә актерларга бераз гына үзләрен журналист итеп тоярга, әңгәмә вакытында кешенең күңелен ачу өчен төрле алымнар кулланырга туры килгән. Катнашучылар белдерүенчә, күп кенә интервьюлар вербатим өчен дип махсус алынмаган. Яшерен шартларда, сүз иярә сүз китеп кенә эләктереп ала алганнар. Мәсәлән, Гөлүсә Рәүпова (Казан хокук унивкерситеты студенты): «Без төркемдә күпчелек татарлар. Әмма безнең беркайчан да татарча сөйләшкәнебез юк. Дус кызларым арасында бу теманы күтәргәч: «Да кому нужен этот ваш татарский? Авылга кайткач әби-бабай белән сөйләшү өчен генә кирәк ич инде ул», — дип җавап бирә. Гөлүсәнең сәхнәдә сөйләгән монологы да шуннан гыйбарәт иде. Әлбәттә, кайбер катнашучылар респондентларга ни өчен бу турыда сораштыруларын әйтәләр. Сәхнәдә уйнаганда да бу чагылды. Андый вакытта актерлар тудырган образ да ничектер үз эченә кереп бикләнгән, сөйләшергә теләмәгән кебек килеп чыкты. Катанашучыларның күпчелеге — Казан театр училищесының икенче курс студентлары. Моннан тыш башка уку йортларыннан да бар иделәр.

Вербатимда тасвирланган хәлләр, актерлар чыгып сөйләгән монологлар тормышта бик күп тапкыр ишетелгән, үзем татар кешесе буларак кабул итә алмаган фикерләр. Ләкин тормыгшыбызның 1 көнендә телебезнең кирәксезлеге турында сәхнәдә яңграган 1-2 фикерне генә ишетергә туры килә иде. Ә Камал театрында узган тамашаның 1 сәгатендә берьюлы 13 кашык тоз ашаткан кебек булды… Кабатлыйм: гәрчә әлеге барлык фикерләр белән таныш булсам да.

Без тормышта үзебезне ниндидер иллюзиядә яшәргә өйрәтеп бетердек бугай. Тел өлкәсендә дә шулай. Алдыйбыз һәм алданабыз. Йомышың төшеп татар гимназиясенә барсаң, коридорда балаларның русча аралашуларын күрәсең. Татарча үз фикерләрен җиткерерлек бала табу ай-һай кыен булган очраклар була. Әмма телеэкраннарга бары тик татарча белгәне генә чыга. Халык бит синең ул баланы эзләүгә күпме көч куйганыңны, аны күпме сөйләргә өйрәткәнне белми!.. Ярый, монысы бераз лирик чигенеш булды ди.

Вербатимда катнашучылар бигрәк тә тел өлкәсендәге нинди проблемаларны күтәрә соң?

  1. Респондентларны гаиләдә татарча өйрәтмәгәннәр. Чөнки:

а) аларның әти-әниләреннән “чаплашка” дип көлгәннәр.

б) җәмәгать транспортында татарча сөйләшергә рөхсәт итмәгәннәр. Җәмгыятьтә тискәре караш яшәп килгән.

в) күбесенең әти-әнисе татар мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, рус телен белмәү проблемасы белән очраша, шуңа укуда кыенлыклар килеп чыга. Балаларын мондый киләчәк көтүләрен теләмиләр һәм татарча өйрәтмиләр.

  1. Татар телендә үсеш мөмкинлекләрен күрмиләр. Анда карьера ясап булмый дип уйлыйлар.
  2. Балалар бакчасын, мәктәпне гаеплиләр, татар теле дәреслекләрен, дәресләрен, укытучыларын тәнкыйтьлиләр.
  3. Кайберләре татарча сөйләшергә әзер, әмма татарча яхшы белгән кешеләрдә теләктәшлек тоймыйлар, ә киресенчә, аларның мыскылла карашына дучар булалар һ.б проблемалар.

Бу уңайдан Казан театр училищесы студенты Наилә Ханнанова тудырган образга аерым тукталасым килә. Оста башкарылган роль, интонациясе, жестлары, үз-үзен тотышы белән дә отты Наилә. Минем хәтердә калган иң якты образ булды ул. Фикер алышу вакытында аның театр училищесы укытучысын гәүдәләндерүе ачыкланды. Наилә – Уфа шәһәреннән килгән икән. “Мин татарчаны үзем дә өйрәнәчәкмен, минем балаларым да беләчәк!”, — дип үз алдына зур максат куйган ул. Фикер алышу вакытында бераз русчага күчеп үз фикерләрен җиткерде. Моны залда утыручылар көлкегә алды, ул исә кабат образга кереп, нигә көләсез дип гаҗәпләнүен белдерде. Әйе, без, татарлар әдәби телдә яхшы сөйләшмәгән кешеләрне көлеп кенә кабул итәбез һәм бу безнең зур минус! Кеше бит синең телеңне хөрмәт итеп сөйләшмәкче булабыз, ә без үзебезне белдекле санап аңа мыскыллы караш ташлыйбыз. Сөйләшер җиреңнән сөйләшмәс булырсың, билләхи!

… Мин катнаш авыл мәктәбендә укыдым. Рус һәм татар сыйныфлары бар иде. Балалар саны аз булу сәбәпле бер сыйныф ясадылар. Әлбәттә, бу хәл бары тик өлкән сыйныфта гына булды. Иң беренче алда язылган проблемага карата күзебезне җәмгыять белеме укытучыбыз ачты. Аның ире – татар кешесе, татарча аңлаганы беркемгә дә сер түгел иде. Беркөнне без аннан нигә татарча сөйләшмисез дип сорадык. Ул нәкъ Наилә тудырган образ сүзләрен кабатлады. Тагын берсе: юллар булмау сәбәпле күп вакытыбызны мәктәп интернатында кунып кала идек. Анда мәктәбебезгә йөреп укучы күрше урыс авылыннан да балалар бар. Интернатта татарча мохит хөкем сөрде, гәрчә безнең белән бер бүлмәдә рус егетләре торса да. Аларның барысы да татарча аңлый иделәр, ләкин җавап кайтара алмадылар. Әле бит аларга татар теле дәресләре дә керә. Юкса, татар телле мохиттә дәрес үзләштерү дә, татарча тизрәк өйрәнергә тиешләр кебек. Әмма бернинди дә үзгәреш булмады. Мин аның сәбәбен хәзер генә төшенеп утырам: алар татарча сөйләргә тырыша башласалар, әле бер-ике авыз сүз әйтүгә безне көләсе килү хисе биләп ала иде…

Тамаша беткәннән соң вербатим турында фикер алышу булырга тиеш иде, ләкин ул җыелган халыкның тел проблемасына карата мөнәсәбәт белдерүенә кайтып калды. Әмма, минемчә, бу да кирәк. Күпме генә тапталган, бер-берсен кабатлаган фикерләр булса да. Димәк, кешенең күңелендә ни дә булса уянган, бу темага битараф түгелләр дигән сүз! Бары тик кешене алда искәрткән комфорт зонасыннан гына чыгарырга кирәк икән бит! Күп кеше гаиләдән башларга кирәк диде, хакимиятне гаепләде. Аларда да хаклык бар! Югыйсә, Гөлүсә Рәүпова сөйләгәннәр берничек тә акылга сыймый! Хөкем йортында, синең барлык хокукларың да конституция тарафыннан якланган җирдә сине үз телеңдә сөйләүдән мәхрүм итәләр! Синең телеңне аңлаган хөкемдар татарча сөйләмәскә куша. Чәчләр үрә торырлык абсурд ситуация!..

…Дөресен әйткәндә, мин бик нык депрессия белән кайттым әлеге тамашадан соң. Әмма сөенеп тә куйдым: ниһаять, әлеге ачы хакыйкатьне әйтүче дә табылды һәм аның киләчәк – яшь буын авызыннан яңгыравы сөенеч һәм өмет уята.

Раил САДРЕТДИНОВ.

Фотолар «Калеб» беләшмәсенең «Вконтакте»дагы битеннән.