Китап фестивале үзенә дәшә

10-11 нче июнь көннәрендә Казанның “Черек күл” паркында Җәйге китап фестивале үтәчәк.

Татарстан һәм Идел буе округының әдәби тормышында мөһим урын алып торган чара бу ел беренче тапкыр ачык һавада – “Черек күл” паркында узачак. Чарада Россиянең 80нән артык нәшриятында дөнья күргән китаплар тәкъдим ителә. Нәшриятлар тәкъдим иткән бәядән заманча әдәби, публицистик, фәнни һәм фәнни-популяр, документаль һәм балалар китапларын сатып алырга мөмкин булачак. Җәйге китап фестиваленә керү ирекле!

Традиция буларак китап ярминкәсе масштаблы белем бирү программасы белән үрелеп барачак. Программада кызыклы лекцияләр, кызу дискуссияләр, иҗади очрашулар,балалар өчен лекторийлар, Россия һәм чит илләрдән килгән кунаклардан мастер-класслар каралган. Китап сөючеләр соңгы вакытларда дөнья cәнгатенә, гуманитар фәннәргә бәйле вакыйгалар хакында, һәм, әлбәттә, әдәби тирәлектә булган актуаль процесслар турында фикер алышачак.

Фестивальнең иң көтелгән кунагы Америка журналисты, “New Yorker” журналының әйдәп баручы хезмәткәре  Джон Сибрук. Шулай ук фестивальгә кунак булып немец тикшерүчесе, “Интернет животных” китабы авторы Александр Пшера, филолог, культуролог, “Теория моды” журналының баш редакторы Людмила Алябьева, социолог Михаил Соколов килүе көтелә. Фәнни-популяр блок кысаларында химик Петр Образцовның, биолог һәм “Происхождение жизни” китабы авторы Михаил Никитинның, астрофизик Владимир Судринның һәм социолог Елена Здравомыслованың лекцияләре узачак.

Фестиваль “Смена” заман мәдәнияте үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы “Иҗтимагый тирәлек үсеше” программасы, “Җанлы шәһәр” заманча сәнгатькә булышу фонды һәм Казан Мэриясе ярдәме белән үткәрелә.  Бу фестивальне “Смена” үзәге бу ел инде 7 нче тапкыр уздыра.

Илүсә Зәйнетдинова, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты тәрҗемәсе.