Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…

  • Бүген КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап яшьләрнең «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дигән Республикакүләм фәнни-иҗади конкурсы үтә. Ул һәр елны институтның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы тарафыннан үткәрелә.
    Бәйрәмгә Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри уку йортларында укучы студентлар чакырулы. Алар Тукай шигырьләрен татар һәм дөньяның башка телләрендә укый. Моннан тыш катнашучыларның Тукайга багышланган үз шигырьләрен дә яңгыратачаклар. Бәйрәмдә күренекле татар әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист Фоат Галимуллин да катнаша.
    ___________________________________________________________________________________________
    Апрель — Тукай ае, күңелләрдә шигырь бөреләнгән чак. Бүген шулай ук Актерлар йорты сәхнәсендә Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесенең гала-концерты үтә. Әлеге конкурс инде җиденче мәртәбә үткәрелә һәм ул быел Татар театрының 110 еллыгына багышланган.
    Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы — милли мирасыбызны саклауга, татар телен пропагандалауга, заманча милли поэзиябезне үстерүгә юнәлдерелгән социаль проект. Анда катнашучылар арасында мәктәп, музыка мәктәбе укучылары, театр училищесы һәм республиканың югары уку йортлары студентлары бар. КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучы чит ил студентлары да анда теләп катнашты.
    «Безнең югары мәктәптә чит ил студентлары күп укый. Алар яхшы укый. Шуларның берничәсен әлеге конкурска әзерләдек. Без конкурста икенче тапкыр катнашабыз. Быел да чакыру хаты килеп төшкәч, теләп риза булдык һәм татар бүлегендә укучы 3 студентка тукталдык. Былтыр Тукайга багышланган шигырьләр кирәк булса, быел театарга, татар артистларына атап язылган шигырьләр сөйләргә кирәк булды. Шигырьләрне бергәләп сайладык. Ни гаҗәп, андый шигырьләр шактый икән. Студентлар үзләре өйрәнде, ә без бергәләп кабатладык кына. Авырлыкларга килгәндә, кайбер сүзләрне әйтүдә, басымны дөрес куймауда һәм аңлашылмаган сүзләр очраган очраклар булды», — диде безгә КФУ доценты, студентлар җитәкчесе Гөлназ Могътәсимова. 
    Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашучы Әхмәт Балҗы Төркиянең Измир шәһәреннән. 23 яшендә Казанга килеп татар телен өйрәнә башлый. Бүген Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә магистратурада укый. «Мин Рабит Батулланың «Алып батыр маҗаралары» әсәре нигезендә аның татар телендәге чыганагы белән төрек теленә тәрҗемәсен чагыштырып, татар һәм төрек телләренең аерым һәм охшаш яклары турында диссертация язам. Төркиядә татар телен укытасым килә. Татар теле белән мавыгуым Истанбулда тюркология укыгач булды. Безнең Истанбул тюркологиясен нигезләгән галим — Казаннан килгән татар кешесе. Төрек Республикасын төзегән чакта да Казаннан килгән татар галимнәренең — Йосыф Акчура, Садри Максуди һ.б. өлеше зур булган», — диде Әхмәт Балҗы. Ул конкурска Илдар Юзеевның күчмә театрга багышлап язган шигырен өйрәнеп килгән. Ә Истанбулдан килеп инде өченче ел Казанда яшәүче, КФУның лингвистика юнәлешендә белем алучы Сәрхәт Акай Разил Вәлиевнең «Әйләнә дөнья» дигән шигырен өйрәнгән. «Шигырьне өйрәнүдә «хуҗаларымның» ярдәме зур булды», — дие ул.
    КФУда лингвистика юнәлешендә укучы Индонезиядән килгән Аркан Кинзи һәм Кытайдан Ван Дои Һади Такташның Г.Кариевка багышлап язган «Карт артист» шигырен рус телендә өйрәнеп килгәннәр.  «Рус теле Индонезия теленә карганда авыррак.  Бездә килеш һәм «род» төшенчәләре юк», — ди Аркан. Ә Кытай студенты Ван Дои рус телен ничек кенә авыр димәсеннәр, аны өйрәнү үз тырышлыгыңнан һәм игътибарлы булуыңнан тора дип саный.
     Фотолар редакция архивыннан.