КВН — тормыш, мәктәп, укытучы

Бөек уенга 55 ел тулу уңаеннан

Килешегез, күңелдә уелып калган аерым бер вакыйгаларны без нинди дә булса җыр ярдәмендә искә төшерәбез. Якын кешең белән беренче танышу көнеме ул, җан дусларың янәшәсендә дәртле учак тирәли( җылы япмаларга уранган хәлдә, мм!) гитарада уйнаучы егеткә кушылып җырлаумы, нинди дә булса мөһим чыгышыңмы — барысы да хәтердә мелодик яңгыраш алган хәлдә саклана. Әлеге мизгелләр ни дәрәҗәдә кадерле булса, аларга бәйле көй да күңелгә шулчаклы якын; урамнан үткәндә яисә автобуста ялгыш кына ишетсәң, автоматик рәвештә елмаясың, йөрәк тибеше ешаюын сизәсең, хәтта( сирәк булса да) күзләреңә тозлы су җыелганын да сизми каласың. Ә бит тыелуы да авыр! Бу вакытта синең белән үзең түгел, башка бер нәрсә идарә иткән кебек.
Сүз уңаеннан, “индивидуаль мелодияләр” белән беррәттән, меңләгән, миллионлаган кеше өчен дә якын, тигез дәрәҗәдә таныш, юмор, тапкырлык,шаяру ассоцияциясе тудырган бердәнбер мелодия бар. Бу нәрсәгә бәйле соң? Әлбәттә, «Мы начинаем КВН»

КВН минем тормышыма бик соң килеп керде. Интернет челтәрендә юк-бар эшләр белән шөгыльләнеп утырганда, “Станция спортивная» КВН командасының бер чыгышына тап булдым. Бик ошаттым. Уен белән якынрак танышу теләге уянды. Мәктәбемдә төркем булдырып, бәйрәмнәрдә чыгыш ясавыбызны хәтерлим( әйтергә кирәк, уңышлы һәм өметле чыгышлар), тик, кызганычка каршы, шуның белән минем квнщик «карьерасы» өзелде һәм яңадан бәйләнеп китмәде. КВН чыгышларын карау, һәм вакыт-вакыт рецензияләр язу гына калды.

Казанга килгәч, мөмкинлекләр күбәйде: яраткан уенның “Татар лигасы” турында ишеттем. Шулай итеп, бүгенге көнгә кадәр “татарча КВН”ның бер уенын да калдырган юк, диярлек.
Әйтергә кирәк, беренче уен ук миндә уңай эмоцияләр уятты, хәтта бераз гаҗәпләндерде дә. Ә бит, чыннан да, кызык! Ә иң мөһиме: татарча!

Вакыт үткән саен, татар лигасыннан күбрәк өмет итәм, үзенчәлекле стиль, юмор, моңарчы булмаган нинди дә булса КВН юнәлеше, “фурор” көтәм. Кызганычка каршы, лига бер дәрәҗәдәрәк тора, ниндидер катып калган хәлдә, үсеш сизелми кебек. Әйе, кызык, тик яңалык җитми, минемчә.
Татар лигасының күптән түгел булып узган фестивален һәм чирек финал уенын гына алыйк. Юмор бирелеше, мәзәкләр бертөслерәк. Хәтта, кызганычка каршы, инде күпмедер күләмдә таныш булганнары да еш ишетелә. Кабатлаулар — КВНда иң күңелсез нәрсәләрнең берсе. Еш кына, Мәскәүдә узган югары лига, премьер лига, һ.б. командаларына (ачыктан-ачык булмаган, ләкин шулай да аерым бер детальләр ярдәмендә) плагиат сизелә. Һәр төркемнең үз йөзе, үз юморы булырга тиеш. Шул исәптән отбивкалар да. Ә бит төркемнәрне күпчелек очракта нәкъ менә отбивка ярдәмендә таныйлар. Аның үзенчәлекле, башка командалардан алынмаган булуы төркемгә +1 уңыш китерә.

Әйе, болай катгый әйтү бик дөрес тә булмастыр. Кайбер очракта командалар үзләре язган мәзәкнең, сайлаган мелодиянең моңарчы кайдадыр яңгыраганын белми кала. Популяр юмор остасы, “Утомленные солнцем» КВН командасы уенчысы Михаил Галустян, югары лиганың бер уенында яшь командаларга мөрәҗәгать итеп, «Сезгә хәзер күпкә авыррак. Без уйнаган елларда социаль челтәрләр, юмор пабликлары юк иде. Язган мәзәкләребезнең моңарчы кайдадыр урын алмавында шик булмады,”- дип әйтә. Шулай да, минемчә, үзенчәлеккә омтылырга кирәк. Тырышу, эзләнү, күренекле, тәҗрибәле командалар үрнәге кирәк( үрнәк алу, КАБАТЛАУ түгел!). Үрнәк дигәннән, татар командалары өчен менә дигән үрнәк – фестивальдә катнашкан һәм гран-при иясе булган Казахстан җыелма командасы. Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйткәнчә, килешегез, чыгышларын ниндидер бер көнләшү белән карадык. Моны хәтта яшерергә дә кирәкми, чыннан да шулай! Үзенчәлекле, күпъяклы юмор, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, стильләре, алардан килгән көчле, “драйвовая” энергетика, кыскасы – югары дәрәҗә.Бу урында танылган кинорежиссер, югары лиганың алыштыргысыз жюри әгъзасы, “Баку җыелма командасы” капитаны Юлий Гусманның “А ведь этому их никто не учил!” сүзләре искә төшә. Һәм, тагын бер фактор – колорит. Шәхсән минем үземә “колорит”лы командалар бик ошый. Көнчыгыш колоритлы “Азия микс”, “Казахи” һәм “Одесские мансы”( кызганыч, хәзер уйнамыйлар), һ.б. югары лига командаларының чыгышларын шаккатып карыйм. Татарстанда исә, минем өчен, югары дәрәҗәле, колоритлы команда – “Татар лигасының җыелма командасы” (“Сборная татарской лиги”, Яр Чаллы).

Ә шулай да, нәрсә җитми соң татар лигасына? Беренчедән, күпъяклы юмор. Казахстан чыгышын гына алыйк. Команда гади, һәркемгә таныш тормыш хәлләре турында да, интелектуаль планда да шаяра(сәяси теманы күтәргән “Сайлаулар” миниатюрасын искә төшерик). Минемчә, татар лигасында интеллектуаль юмор сай, авыл темасы, «бытавуха» өстенлек итә. Кайбер командалар чыгышына “мунча ташы” стиленә охшап бару куркынычы да юк түгел.
Икенчедән, заманчалык, дәрт. Ләкин артык мавыгып китәргә дә ярамый. Барысы да оптималь булырга тиеш, чөнки уенны өлкән буын да карый( “Лас-Вегас” командасын хәтерлисездер, югары лигада бер сезон да уйный алмады).
Калганын исә командалар үзләре беләдер дигән өметтә калам.

Язмамны төгәлләп, шуны әйтәсем килә: КВН – уен, тапшыру гына түгел, ул – укытучы, мәктәп. Ә миллионлаган шаян, тапкыр, дәртле квнщиклар өчен — тормыш стиле. Иманым камил, алар тормышларын КВНнан башка күз алдына да китерә дә алмыйлардыр. P.s. «Город Пятигорскъ» төркеменең соңгы уеннарының берсендә “Без бу сәхнәдә картаерга телибез”, — дип җырлавы искә төште. Сүзләр артык. Татар лигасында уйнаучы командалар да шундый карашта дип өметләнәм.
Форсаттан файдаланып, КВНны инде ничә ел җитәкләгән, аны үз вакытында югалудан коткарып калган А.В.Масляковны – уенның алыштыргысыз алып баручысын, “Планета КВН” президентын 75 яшьлек туган көне һәм бөек уенның “55”е белән котлыйсым килә( ул моны, әлбәттә, күрмәячәк. Тик шулай да). Юбилеең белән, мәңгелек уен! Юбилеең белән, яраткан президентыбыз!
КВН уйнагыз, өйрәнегез, карагыз, КВНны яратыгыз, дуслар. Яшәсен КВН!

Aлсу Шангараева