Мәгарифтә инновацион технологияләрне КФУда өйрәтәләр

Казан (Идел буе) федераль университетының психология һәм мәгариф институты, укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы,татар милли педагогикасы буенча фәнни-тикшеренү үзәгешушы көннәрдә Казандагы 13нче татар гимназиясендә “Мәгарифтә инновацион технологияләр” исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Әлеге чарада Казан (Идел буе) федераль университеты, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәре белән бер үк вакытта, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Таҗикстан, Иран, Гыйрак, Төркия, Чад, Финляндия илләреннән килгән галимнәр, аспирантлар, магистрлар, мәктәп, гимназия, лицей җитәкчеләре һәм укытучылары катнашты.

Ике көн дәвамында барган конференциядә олуг галимнәр дә, мөгаллим-тәрбиячеләр дә мәгарифнең актуаль проблемаларына җентекле анализ ясадылар.

“Белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процессның һәм укучылар үзләштергән фәнни белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, шәхеснең әхлак сыйфатлары, аның иҗади көче һәм сәләтенең үсешләре керә,” – дип сөйләде Иран галиме С. Азими.

“Белем бирү, нигездә, укыту процессында башкарыла. Шул ук вакытта ул иҗтимагый тирәлек, массакүләм информация һәм шәхеснең үзлегеннән укуы йогынтысында да тормышка ашырыла. Белем бирү – ул укытучы һәм укучының максатчан эш итү процессы; беркадәр күләмдә белем алу, шәхеснең үсеше тормышка ашырыла. Белем бирү, билгеле, шәхеснең үсеш һәм аны тәрбияләү бурычларын тулысы белән хәл итә алмый.” – ди Белоруссиядән профессор Игнатович.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә, белем бирү белем алуның һәм дәрес бирүнең бердәм процессын тәшкил итә. Дәрес бирү – ул укыту барышында укытучының эшчәнлеге, ә өйрәнү – укучының эшчәнлеге процессы. Белем алуны кеше узлегеннән дә башкарырга мөмкин.

Белем бирү билгеле бер закончалыкларгы – гомуми философик методологиягә буйсына. Ул киң социаль процесслар арасында гомуми, әһәмиятле, зарури, тотрыклы элемтәләр булуын күрсәтә. Шулай ук белем бирүнең аерым компонентлары арасындагы эчке элемтәләр, ягъни белем бирүнең максаты, эчтәлеге, формалары, методлары һәм чаралары үзара бәйләнештә булалар.

Яшь галимнәр фикере дә кызыклы: башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләрнең фәнни, тотрыклы, системалы, аңлаешлы булуын аеруча җитди шарт. Кече яшьтәге мәктәп укучылары, бигрәк тә  беренче сыйныф укучылары өчен дәреслекләр башлангыч фәнни белемнәрне бирәләр. Алар баланың тормыш тәҗрибәсе, аңа хас логик фикерләү белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Шуңа күрә дәреслектә аңлатулар, мисаллар, биремнәр, күнегүләр, рәсемнәр күп була. Дәреслек кызыксындырырга, җәлеп итәргә, күзәтүчәнлекне, мөстәкыйльлекне үстерергә тиеш.

Конференция актив катнашучылар КФУ ректоры, профессор И.Р. Гафуров, ПМИ директоры, профессор А.М. Кәлимуллин исеменнән Мактау грамоталары, Дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнде.

Мәгълүмат чыганагы: Илнар Яруллин, Рәмис Насыйбуллов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов