Мәңге яшәр күңелләрдә…

22 май көнне ТР Язучылар берлеге бинасында Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин истәлегенә музыкаль-поэтик җыен булып узды. Аның арабыздан киткәненә 2 май көнне 5 ел булды.

Җыен яшь шагыйрьләрнең шигъри эстафетасы һәм яшь җырчылар – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Венера Ганиева укучылары башкаруында Туфан ага сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Шагыйрьләрнең һәр чыгышы Туфан Миңнуллинның бер робагые, канатлы фразасы яки зирәк сүзе белән башланып китте. Чыгыш ясаучы яшь һәм өметле шагыйрьләр арасында КФУ студентлары булу аеруча сөендерде.

Кичәдә яшь шагыйрьләр белән беррәттән олпат язучыларыбыз да чыгыш ясады. Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла Туфан ага Миңнуллин турында булган истәлекләре белән дә уртаклаштылар.

Кичәнең азагында Венера Ганиева һәм аның укучылары Туфан Миңнуллин сүзләренә Резеда Ахиярова иҗат иткән “Җыр турында җыр” дип аталган бик матур җырны башкардылар. Олпат язучыбызны искә алу кичәсенә аның кызы Әлфия ап Миңнуллина да килгән иде. Ул әлеге чараны әзерләүгә күп көч куйган һәм аны алып барган Земфира Гыйльметдинова, чараны оештыруда ярдәм күрсәткән “Иске Татар бистәсен үстерү һәм Кабан күлен төзекләндерү” коммерцияле булмаган җәмәгать фондына һәм, әлбәттә, залны тутырып килгән тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Әтинең онытылуын теләмим. Аның рухы безнең күңелләрдә яшәсен иде”, — дип белдерде ул.

“Халкыбыз өчен тиңдәше булмаган әсәрәләр иҗат иткән, җаны-тәне белән “татар” дип яшәгән шәхесебез Туфан абый Миңнуллинны онытырга хакыбыз юк” – бу кичәдән һәркем шундый уйлар белән таралышты.

Илүсә Зәйнетдинова