Модада – мөселман киемнәре

Мөселманча киенү стилен үз итүчеләр бүген күзгә күренеп арта. Нәкъ менә шуңа күрә дә заманча мода мөселман кызлары киемнәрен игътибардан читтә калдырмаган. 

Соңгы елларда берничә дөньякүләмендә танылган бренд мөселманнар аудиториясен җәлеп итәргә тырышып та карады инде. Иң танылган  Dolce&Gabbana брендын гына алыйк. Әлеге бренд дизайнерларына бүген бик күп мөселман кызлары рәхмәтледер, мөгаен. Чөнки нәкъ тә алар уйлап тапкан “абайя” коллекциясеннән соң Россия дизайнерларының яртысы шуңа охшаш абайялар тәкъдим итте. Коллекциядә җиңел тукымалардан тегелгән нейтраль төсмердәге киемнәр урын алган.

Япон бренды саналган Uniqlo Бөекбританиядә мөселманнар өчен кием сата башлаган. Компания вәкилләренең сүзләренә караганда, бүген көндә Ислам стиле мөселманнарны гына түгел, башкаларны да үзенә тарта. Модада капланган силуэт, тыгыз тукымалар хөкем итә. Күп кенә дизайнерларның коллекцияләрендә дә әлеге таләпләргә туры килгән киемнәрне күрергә мөмкин. Ә Uniqlo өчен киемнәрне японияле мөселман кызы Хана Таджима әзерләгән. Тәкъдим ителгән коллекциядәге төсләр гаммасы төрле: Таджиманың эшләрендә нейтраль булган кара, ак, аксыл көрән төсләр дә, ачык төсмерләрне дә – алсу, сары, зәңгәр, яшел – очратырга була. Хана Таджима сүзләренчә, әлеге киемнәр мөслимәләргә генә түгел, тыйнк киенергә яратучы һәр хатын-кызга ошый икән.

Моннан бер ел элек Uniqlo маркасы вәкилләре Таджимага мөселманнар өчен зур булмаган коллекция чыгарырга тәкъдим итә. Әлеге коллекция бик зур уңыш китерә һәм аны кабатларга булалар.

Хәзерге вакытта япон компаниясе коллекциясендә мөселманнарга кагылышлы 30 дан артык кием-салым бар.

Әлеге мисалга иярүчеләр рәтендә N&M компаниясе дә бар. Алар тамашачыга күрсәтү өчен мөселман киемнәрен тәкъдим итәргә модель Мэрайя Идриссины чакырганнар. Компаниянең бу адымы киң җәмәгатьчелектә зур дулкынлану уятты.

Маngo – испан җитештерү компаниясе дә Рамазан ае алдыннан чикле күләмдә кием колеекциясе чыгарды. Озын, бер төстә булган, челтәрләр һәм җәйге принт белән безәлгән күлмәкләр Рамазанга менә дигән бүләк булды.

DKNY, Tommy Hilfiger, Oscar de la Renta һәм Net-a-Porter шулай ук Рамазан аена үз коллекцияләрен тәкъдим итте.

2017 ел башында мөселман модасы дөньяны яулап алды. Мода атналыкларында подиумнарда бу кадәр күп озын күлмәкләр инде шактый вакыт  күренмәгән иде. Шуңа өстәп, Ислам кануннарына туры китереп тегелгән күлмәкләр London Modest Fashion Week кысаларында да тәкъдим ителде.

Бүген үз гардеробыңны курыкмыйча җиңле озын күлмәкләр белән баетырга була. Киләчәктә аларның популярлыгы тагын да артачак.  Тәнкыйтьчеләр дә мода елдан — ел көнчыгыш рухы белән тулыланачак дип ышандыра.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Илүсә Зәйнетдинова әзерләде.