“Ничек итеп минималь чыгымнар белән заманадан калышмыйча матур һәм зәвыклы киенергә була?!”

 Менә көтеп алган җәйнең яртысы диярлек үтеп тә китте.  Ләкин һава торышы җәйгә күңелле ялларын планлаштыручыларның өметләрен акларга ашыкмады, җәй дәвамында бары тик берничә кояшлы көнгә генә юмартланды. Иртән ялтырап чыккан кояшка ышаныч юк, кичен явырга мөмкин салкын яңгырны истә тотып, эшкә куртка белән зонтикны эләктереп чабасың. Ә бит студент халкы яңгырын санга сукмыйча, ел әйләнәсе матур, заманча һәм стиль белән киенергә тырыша бит. Ә быел исә җәйгә көйләнгән чуар гардеробны тулысы белән диярлек алмаштытрырга туры килде. Кулыңа кергән керемнеңнең яртысы диярлек “чүпрәк-чапракка ” китә башлагач, ирексездән, бу эштәге экономия турында уйлана башлыйсын: “Ничек итеп минималь чыгымнар белән заманадан калышмыйча матур һәм зәвыклы киенергә була?!” Шушы язмада бу авыр сорауга җавап табарга тырышырбыз.

  1. Мода дөньясы яңалыгы артыннан куып, яңа чыккан коллекциягә күп акча тотарга ашыкмагыз. Гардеробыгыздагы башка әйберләр белән аралаштырып, кушып кияргә мөмкин булган берничә кием белән чикләнегез. Алган киемегез беренче чиратта сезнең буй-сыныгызның матурлыгын һәм зәвыгыгызның үзенчәлеген ассызыкласын .
  2. Кием кибетләрендәге ташламалар, акцияләр турында хәбәрдар булырга тырышыгыз, шул рәвешле сез сыйфатлы һәм матур киемнәрне 90 процентка кадәр ташлама белән сатып ала аласыз.
  3. Гардеробка ревизия ясау акча саклауның бер ысулы гына булып калмыйча, сезне кирәкмәгән киемнәрдән арындыру юлы да булып тора. Размеры килешми башлаган, киелми яткан киемнәрне хәзер интернет киңлекләрендә бик җиңел сатып җибәрергә мөмкин.
  4. Гардеробыңдагы киемнәргә сакчыл караш шулай ук экономиянең бер юлы. Юкка гына әби-бабаларыбыз иске яңаны саклый димәгәннәр бит.
  5. Классика һәрвакыт актуаль һәм модага буйсынмый. Классик чалбар, күлмәк, итәкләр бер кайчан да модадан чыкмаячак.
  6. Эксперименттан курыкмагыз: гади шарф, матур муенса киеп, челтәр һәм хәтта төймә төсен алмаштырып та туйдыра башлаган киемнәргә яңа җан өрергә мөмкин.
  7. Арзан бәягә кызыгып сыйфатсыз әйберләр алмаска тырышыгыз, гадәттә андый киемнәрнең гомере кыска була, шуны онытмагыз : саран кеше ике түли.

Ничек кенә булмасын кешенең иң зур байлыгы ул — күңел матурлыгы. Кигән киемнән каршы алсалар да, акылыңа карап озаталар бит.

Ләлә ЗАКИРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.