Әниләр көнен искә алып

Әни, Әнием, Әнкәем… Һәрберебезнең тормышында иң беренче һәм бик мөһим сүз бу. Нинди генә телдә яңгыравына карамастан, берничә авазлы әлеге сүзнең мәгънәсе үзенә бер аерым. Никадәр җылылык һәм бәхет саклый бу тылсымлы сүз. Без бит үзебез өчен бик якын, кадерле һәм бердәнбер кешебезне шулай атыйбыз. Һәр кеше өчен Әнисе – бәхет, җылылык, кайгыртучанлык, наз, гүзәллек символы.
Менә шушы чибәр ханымнарга, гаилә учагын саклаучы гүзәл затларга – кадерле Әниләребезгә багышланган бәйрәмнең булуы бер дә гаҗәп түгел. Россиядә Әниләр көнен 1999 елдан бәйрәм итәләр. Әлеге бәйрәм ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Бәйрәм көнне әниләребезгә төрле котлаулар, кочак-кочак чәчәкләр, бүләкләр бирәләр, матур, җылы сүзләр җиткерәләр.
Һәр илдә Әниләр көнен зурлап бәйрәм итәләр. Мәсәлән, Америкада, Бельгия һәм Украинада Әниләр көнен гадәттә майның икенче якшәмбесендә билгелиләр. Күпчелек Европа илләрендә Әниләрне март ахырында котлыйлар. Хәзерге заманда Әниләр көнен бәйрәм итү популярлаша гына бара.
Әниләребезнең кадерен белергә, хөрмәт итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртәсе килә шушы олуг бәйрәм көнендә! Әниегез белән бергә уздырган һәр мизгелнең кадерен белегез. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы — нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
Әниләребезнең безнең өчен эшләгән игелекләрен, безгә биргән йөрәк җылысын, тормыш тәҗрибәсен үлчи торган берәмлек юк. Ул безнең бар борчуларыбызны, шатлыкларыбызны үз йөрәге аша кичереп яши.
Кадерле әниләр, Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тормышларыгыз — матур, йөзләрегез — көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Ходай Сезгә жан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Зиля Мугтасимова