«Общага»да — Яңа ел

Декабрь ае керде исә яңа елны көтә башлыйбыз. Һәм, нишләптер, өйдә чыршы бизәп куйсак, бәйрәм тизрәк килер кебек тоела. Бүлмә тутырып тәмле ылыс исе килеп торуымы, чыршыдагы утларның җем-җем килүеме күңелне могҗизага ышанырга мәҗбүр итә.
Тулай торакта чын чыршы алып кайту мөмкинлеге юк. Ә яңа елны барчабыз да көтәбез. Көне буе укуда булып, арып кайткач, бүлмәдәге яңа ел атмосферасын күрү бөтен ару-талуны юкка чыга. Шунлыктан бүлмәне ничек тә булса бизәп куярга, бәйрәмне якынайтырга телибез.
Тәрәзәгә кәгазьдән кисеп кар бөртекләре ябыштыру дисеңме, чыршы уенчыкларын бөтен бүлмә буйлап элеп чыгу дисеңме, стеналарны мишура һәм гирляндалар белән бизәү дисеңме — болар барысы күңелгә рәхәтлек өсти. Һәм студентка килеп җиткән сессия вакытын беразга гына булса да онытып торырга мөмкинлек бирә.
Сүз уңаенда, арабызда кайсыбызның Кыш Бабайны көчлерәк сагынганлыгын белергә вакыт җиткәндер. Дуслар, сезне бәйрәм мөхите булдырылган бүлмә фоторәсемнәре белән уртаклашырга чакырам!
P.S. Кыш бабай безнең бүлмәләребезгә дә һичшиксез керми калмас, КППдан кертсәләр, әлбәттә 😉

Гүзәл Сафина