Пьеса язарга өйрәтәләр

Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр әһелләре берлегендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының КФУ белән берлектә уза торган “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең белем бирү этабы дәвам итә. Пьеса язуының үзенчәлекләрен өйрәтер, яшь драматургларга ярдәм итәр өчен бер атна дәвамында лаборатория-семинарлар уздырыла. Семинарларда Мәскәүнең популяр драматурглары Юлия Тупикина һәм Евгений Казачковның остаханәләре уза, татар драматурларыннан исә, Илгиз Зәйниев бар. Шулай ук, остазлар арасында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм КФУның филология бүлеге укытучылары – Миләүшә Хабетдинова белән Әлфәт Закирҗанов.

“Театр – ул тере организм. Әлбәттә ул алга атларга, динамикада булырга тиеш. Әгәр дә без иске текстларга һәм иске формаларга гына таянып эшләсәк, күпчелек тамашачыбызны югалтачакбыз, аеруча яшь буын тамашачысын. Безнең максатыбыз – бүгенге тамашачы белән элемтә табу, аларның нәрсә күрергә, ишетергә теләгәнен аңлау. Моның өчен безгә һичшиксез сезнең ярдәмегез кирәк һәм монда кыюлык җыеп килгәнегез өчен зур рәхмәт”,− диде Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Лаборатория-семинарлар тәмамлангач, бәйгедә катнашучылар өч ай дәвамында үзләренең пьесаларын булдыралар һәм аны октябрь аенда тапшыргач, жюри пьесаларны уку этабына күчә. Бәйгедә җиңүчеләр премия белән бүләкләнәчәк һәм иң яхшы татар пьесасы исеменә лаек булган әсәр сәхнәдә куелачак.

Айсылу Хафизова. «Ялкын».