Редакция

Ләйлә Рәшит кызы Сабирова

Мөхәррир IMG_9917

Ләйлә Рәшитовна татар журналистикасы тормышына студент чагыннан битараф түгел. Шушы белгечлекне тәмамлагач, аспирантура үрләрен яулады. Кандидатлык диссертациясен яклагач, булачак хәбәрчеләрне тәрбияләүгә үз өлешен кертә башлады. Шул ук ул вакытта ул республикабызның саллы, популяр гаммәви матбугат чараларында үзенең кыю фикерләре белән чыгыш ясаган журналист буларак та танылды. Бүгенге көндә Ләйлә Рәшит кызы, фән белән генә чикләнмичә, университетыбызның «Darelfөnүn» газетасын җитәкли.

Раил Равил улы Садретдинов

Хәбәрче
Раил Садретдиновның «Darelfөnүn» белән дуслыгы студент елларыннан башлана. Каләмле журналистны редакция хезмәткәрләре күреп ала һәм Уиверсиада авылында үзхәбәрче итеп билгелиләр. Раил газета битләрендә студентларның укудан соңгы тормышларын, кызыксынуларын, Универсиада авылында булган чараларны актив яктыртырга тиеш була. Бүген Раил Садретдинов — үзе шушы редакция хезмәткәре. Эшләү дәверендә ул үзен җаваплы хезмәткәр, сүз тәмен белүче иҗатчы итеп танытты. Ул даими авторлар белән эшли, газета битләрендә КФУның иҗади, актив яшьләре, яшь галимнәр белән таныштырып бара.