Россиядә «Онкоробот» барлыкка киләчәк

Россиядә 2018 нче ел ахырына кадәр яман шешне хирургик дәвалау вакытында ярдәм итәчәк «Онкоробот» эшләнеп бетәчәк, ә 2019 ел ахырына аны сынау тәмамланачак дип яза «Известия» газетасы.

Роботны Үзәк робототехника һәм техник кибернетика институты эшли икән. Әлеге робот чын вакыт режимында хирургик инструмент белән УЗИ контроле ярдәмендә идарә итәчәк. Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы онкологик авыруларны дәвалауның эффективлыгын арттыруга юнәлдерелгән әлеге проектка финанс ярдәм итә.