“Серле каләм” иҗатчылар барлый

Саба районында 10 нан 26 яшькәчә журналистика материаллары, очерк, хикәяләр язучы балалар, үсмерләр, яшьләр арасында  Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗади бәйгесе үткәрелеп килә. Районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге КФУның татар журналистикасы кафедрасы белән берлектә оештырган конкурс быел җиденче тапкыр узды. Иҗади бәйгегә йомгак Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең Балалар иҗат үзәгендә ясалды.


Кунаклар иң әүвәл бистәнең татар гимназазиясендә булып, биредәге шартлар белән танышты. 925  бала белем ала торган уку йортында балаларга белем алу өчен тудырылган шартларга карап хәйран калырлык. 50 мең китабы, иркен, компьютерлар куелган уку залы булган уңайлы китапханәсе, зур спорт залы, заманча җиһазланган робот техникасы, машина техникасы һәм башка кабинетлар – барысы да укучылар карамагында. Аларда укучылар дәрестән соң мәктәп дип йөртелүче түгәрәкләрдә шәгыльләнә. Әйтик, укытучылары Фидан Хафизов җитәкчелегендә, үсмерләр үзләре программа төзеп, ясаган  роботлар йөри, каршылыкларны уза, ә кайбер төстәге сызыклар алдында туктап та кала. Әмма безне иң гаҗәпләндергәне 3Д принтерында чыгарылган Тукай бюсты булды. Анысын да балалар укытучы абыйлары җитәкчелегендә башта компьютерда үзләре ясаган. Нәтиҗәләр дә күңелле. Әйтик, Сабаның робот техникасы белән җенләнүче егетләре Иннополиста узган Бөтенроссия чемпионатында 4нче урынны алган. Мәктәптә шулай ук балаларның иҗат белән шөгыльләнүенә дә аерым игътибар бирелә икән. Билгеле ки, районда инде озак еллар дәвамында  “Мишә дулкыннары” иҗат берләшмәсе эшләп килүе, “Саба таңнары” район газетасы каләм тибрәтүче үсмерләр белән аерым эш алып баруы да балалар һәм үсмерләрнең бик иртә каләм чарлый башлавына китерә торгандыр

Соңгы елларда гына да Саба районында туып үскән яшьләр арасыннан Айзат Шәймәрданов, Зөлфәт Зиннуров кебек яшьләр үзләрен талантлы  журналист буларак таныткан икән, бу инде төбәктә сәләтле үсмерләрне күреп ала белүләре турында да сөйли. Районның Завод-Нырты авылында туып үскән Илүсә Арикеева да берничә ел элек кенә “Серле каләм” иҗат бәйгесенең төп бүләген алган иде. Хәзер кыз, студент кына булуына карамастан, үзен көндәлек матбугатта һәм әдәбиятта  танытып өлгерде, “Ялкын” журналында хезмәт куя.

Әлбәттә, конкурсның Васил Гарифуллин исемен йөртүенең үз сәбәпләре. Аның журналистикага килгән юлы да бүгенге яшь иҗатчыларга үрнәк булырлык. Хәзерге Теләче районына кергән Югары Кибәхуҗа авылында туып үскән ир-егет беренче иҗат куанычларын Саба районының район гәзитендә алган. Ул чакта “Җиңү байрагы” исеме белән йөртелгән газетада Василның 3нче сыйныфта укыганда беренче хәбәре басылып чыккан. Түбәсе күккә тиярдәй булып шатланган малайның мәктәп-авыл тормышынннан алып язылган зарисовкалары шуннан соң  районның көндәлек басмасынының һәр санында диярлек  күренә башлаган. Үсмерне тора-бара әдәби иҗат берләшмәсе утырышларына да дәшүне гадәт иткәннәр.

Бервакыт 9 нчы сыйныфта укучы яшь хәбәрченең дүрт очеркын (берсе “Социалистик Татарстан” газетасында да басылып чыккан булган) республика конкурсына да тәкъдим иткәннәр.

Жюри әгъзасы буларак, Василның барлык очеркларын укыган Ләбибә апа Ихсанова Арчада узган бүләкләү тантанасында  яшь хәбәрченең иҗатын мактап, аңа канатлар куйгандай итә. “Сиңа укырга кирәк, чын журналист булып үсеп җитешәчәксең!”- ди ул.

Быел да Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” конкурсына 50гә якын кешедән 130лап эш кабул ителгән. Алар арасында әдәби әсәрләр дә: хикәя-әкиятләр дә, парчалар да, шигырьләр дә, журналистик жанрдагы материаллар да булган. Жюри бу иҗади эшләр арасыннан 16сын аерып алып билгеләп үтте. Иҗатчыларга бүләкләрне бәйрәмнең зур кунаклары —   КФУның Массакүләм ком­муни­ка­­цияләр һәм социаль фән­нәр институтының жур­налистика кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор  Васил Гарифуллин, доцент, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева, Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Ирек Гарипов һәм башкалар тапшырды.

Жюри конкурска килгән эшләрне әдәби һәм журналистик жанрларга аерып бәяләнгән. Яшьләр өчен иң актуаль темалар “Наркотикларга каршы көрәш” һәм “Сәламәт яшәү рәвеше” һәм көндәлек матбугат язмалары да шушы номинацияләр буенча каралган. Әдәби әсәрләргә исә, иҗатчыларның яшьләренә карап, өч категориягә бүлеп нәтиҗә ясалган.

Журналистик жанрда язылган материаллар буенча Түбән Шытсу мәктәбеннән Зәлия Гыйниятова, Шәмәрдән бистәсе лицееннан Анжелика Сергеева җиңүче буларак игълан ителде. Әдәби әсәр номинациясендә  арасында беренче урыннар Шәмәрдәннән Әмир Хисмәтов, Явлаштау мәктәбеннән Гөлинә Галиева һәм Рәфидә Галимҗановага насыйп булды. Конкурсның төп җиңүчесе итеп Түбән Шытсу мәктәбенең 7нче сыйныфында укчы Камилә Габдрәкыйпова исеме аталды. Кыз үзен әдәби һәм журналистик  жанрларда сынап караган. Аларның һәркайсында Камиләнең язганнары барлык таләпләргә дә җавап биргән.

Сөембикә Кашапова, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.