“ЩАСвсёБудетPRODUCTION» нәрсә ул?

2017 нче ел, башланып киткәннән бирле, мине яңа кызыклы кешеләр белән таныштыра тора. Читтән торып уку бүлегендә укыгач, минем КФУ студентлары арасында танышларым күп түгел иде. Ләкин сессия вакытында миңа үзебезнен Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының көндезге бүлегендә укый торган егет белән танышырга туры килде. Институтыбызда актив, сәләтле студентлар укый икәнлеген белә идем белүен, ләкин алар безнең арада йөри дип уйламый идем.

Язмамның герое – КФУның 2 нче курс студенты Тимур Туктаров. Ул Казанга Ноябрьск шәһәреннән, ерак Себердән. “Казан мине үзенә гашыйк итте. Мин аның кешеләрен, урамнарын, кичке утларын бик яраттым”, — дип сөйли егет.

“Мин машиналар белән туганнан бирле “җенләнәм” бугай инде. Әтиемнең автосервисы булганга, миңа алар бик якын иде. Төрле автомобильләр турында тапшырулар, фильмнар карарга ярата идем. Уенчык машиналар җыеп, үзем ватып, аннары кире ремонтлый идем. Аннан соң мәктәптә журналистика белән мавыгып киттем: берара корреспондент булып эшләп алдым. Ничек төшерергә, ничек монтаж ясарга кирәк икәнен рәтен белгәч, машина белән берәр видео төшерергә дигән уй килде.  Башта мин машинада йөргәнемне генә төшерә идем, аннан соң инде тест-драйв рәвешендә машиналарга күзәтү ясыйсым килде. Минем беренче видео 11 нче сыйныфта укыганда төшерелде. Беренче күзәтү әни машинасына ясалды”, — диде Тимур.

Бу проект, видеоязмалар игътибарымны үзенчәлекле исеме белән җәлеп итте. Исеме каян килеп чыгуы турында сорагач, Тимур сүзен дәвам итеп:

“Ә менә минем проектның исеменә килгәндә, башта “ЩАСвсёБудетPRODUCTION» дуслар белән уйлап чыгарылды. 2013нче елда хәзерге вакытка кадәр популяр булган төрле  “челленджлар” төшереп йөри идек, бу исем шуннан калган. Машиналар белән мин аны соңрак бәйләдем”.
Тимур танышларның, урамда, яки инстаграмда күргән машиналар белән видеокүзәтү ясый. Видеоязманы таныш операторы төшерә һәм монтаж ясый. Башка ярдәм кирәк булган вакытта шулай ук танышлар, дуслар булыша. Видеоязмаларын ул YouTube каналына, инстаграм һәм Вконтакте социаль челтәрләренә урнаштыра. Шулай ук Тимурның видеолары һәм “УНИВЕР СМОТРИ” студентлар каналында күрсәтелә.

Киләчәктә Тимур, КФУны тәмамлап, автокорреспондент һөнәрен сайларга тели. Иҗади уңышлар сиңа, Тимур!

Нурия Нургалиева, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 2 нче курс студенты.