Студентлар өчен 7 киңәш

  1. Үзегезгә ихлас күңелдән “Ни өчен бу белгечлеккә барам?” дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Сезнең өчен барсын да ата-ана хәл итәме яки бу белгечлек сезнең бәләкәй чактан булган хыялыгызмы? Иң башта укудан һәм эштән нәрсә көткәнегезне, максатларыгызны язып анализлагыз. Аңлаганыбызча, эшне ошаган юнәлештә табуы күпкә җиңелрәк. Соңыннан сез шундый ошаган эштә югары үрләргә кадәр менә, белгеч ролен үти алачаксыз.
  2. Уку вакытында эшләгез. Эш сезнең юнәлеш буенча булмаса да мөһим түгел, ләкин бик яхшы булыр иде. Шул уңайдан сез тиз арада вакытның һәм акчаның кадерен белә башлыячаксыз. Ә менә үзегезнең белгечлегегез буенча эш тапсагыз, күпкә яхшырак. Чөнки сез шул вакытта укуда кайсы якка игътибар итәргә кирәк икәнен аңлыячаксыз. Моны аңлау карьера баскычы буенча тизрәк менергә булышачак.
  3. Сезнең өлкәдә белгеч булган кеше белән сөйләшегез. Үзегезнең өлкәдә белгеч булган кеше белән аралашу бик яхшы булыр иде, чөнки нәкъ менә ул киләчәк һөнәрегез турында барлык уңай һәм тискәре якларны сөйләп бирер иде.
  4. Эш мохитенә чумыгыз. Дәресләрдән соң төрле компанияләрдән стажерлар кирәклеген белешегез. Әлбәттә, шундый компаниягә стажер булып урнашсагыз, акчаны күп эшләмиячәксез. Ләкин, моның зур уңай ягы бар, сез тәҗрибә туплыячаксыз. Шулай ук киләчәктә әлеге компаниядә эштә калу мөмкинчелеге булачак.
  5. Читтән торып уку бүлегенә керегез. Үз вакытыгызның кадерен һәм югары белем йортында кирәкле дәрәҗәдә белем бирмәгәнен аңласагыз, шул вакытта читтән торып уку бүлегенә күчегез. Яки баштан ук шунда керегез. Әлбәттә, шул юл белән китсәгез, сез “студент тормышының күңелле” мизгелләрен күрмиячәксез. Тик мондый укуның да үз кулай яклары бар. Шуңа күрә алдан ук барлык “+” һәм “-“ чагыштырыгыз.
  6. Үзегезнең эшмәкәрлегегез турында уйлап карагыз. Мөмкинлегегез булса үз эшегезне ачып карагыз. Бәлки сезгә үзегезгә эшләргә күбрәк ошыячак. Бүгенге көндә үз эшеңне ачу кыен әйбер түгел. Аның өчен кайвакыт хәтта башлангыч капитал да кирәк түгел.
  7. Үзегезне камилләштерү өчен китаплар укыгыз. Иң баштан Наполеон Хиллның “Уйла һәм бае” китабыннан башлагыз. Соңыннан Робер Кийосакиның “Бай әти, ярлы әти”, “Финанс азатлык юлы” китапларын да укырга онытмагыз.

Илүзә Сәлимова