Талантлар белән ничек эшләргә?

26 нчы май көнне, Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында  Халыкара «Таланты мира»  семинары узды.

Чараны Татарстан Республикасы Хакимияте, «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы, «Талант и успех» (Сочи шәһәре) уку-укыту фонды уздырды. Семинарның операторы булып Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе торды.

Семинар барышында Рәсәйдән һәм төрле чит илләрдән килгән экспертлар сәләтле яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү хакында сөйләштеләр.

«Таланты мира» фәнни-методологик һәм тикшерү платформасы аша сәләтле балалар һәм яшьләрне туктаусыз эзләү, табу, берләштерү һәм үстерүне максат итеп алды. Шулай ук дөньякүләм тәҗрибә уртаклашу да игътибар үзәгенә куелды.

Семинарда Рәсәйдән һәм якын чит илләрдән килгән экспертлар, Татарстан министрлыклары вәкилләре, иҗтимагый оешмаларда сәләтле яшьләр белән эшләүче белгечләр, югары уку йортлары, төрле оешма хезмәткәрләре,  республикакүләм, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләр, аларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашты.

Чараның мөхтәрәм кунагы буларак Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов чакырылган иде.

«Соңгы берничә елда илебездә, республикабызда сәләтле яшьләрне берләштерү, алар белән эшчәнлекне системалаштыру буенча зур эш бара. Төп сорау – шушы яшьләргә нинди ярдәм күрсәтергә? Ничек дөрес юнәлеш бирергә? Шуларга җавап табар өчен бүген бирегә җыелдык. Барыгызга да уңышлар теләп калам!» — дип белдерде Андрей Поминов.

«Сәләтле яшьләр белән хезмәттәшлек итүчеләр белән эшләү – үзе бер рәхәт. Бүгенге яшьләр Рәсәй икътисадының булачак драйверлары бит. Соңгы 5 ел эчендә кешелек зур технологик үзгәрешләр кичерде. Сәләтле яшьләр тарафыннан килгән инициативаларны игътибарсыз калдыру ярамый. Уку-укыту процессы бизнестан башка үзе генә алга бармаячак. Бүген булган үсеш институтлары сафына ИТ-паркны да кертеп була, чөнки безнең технопарк – ИТ-бизнес үсеше өчен төп инфраструктура булып тора. Бүген бу семинарда катнашмый калу мөмкин түгел. Оештыручыларга рәхмәт! Сез булдырасыз! ИТ-парк сезнең идеяләрегезгә һәрвакыт вакыт табар!» — дип җиткерде «ИТ-парк» директоры Антон Грачев.

«Сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәтү ысуллары һәм чикләре» гамәли сессиясендә «Талант и успех» уку-укыту фонды җитәкчесе урынбасары Михаил Случ һәм Рәсәй венчур компаниясенең генераль директоры урынбасары, үсеш буенча директоры Гөлнара Биккулова чыгыш ясады. Биредә кешенең үсеш институты нинди булырга тиеш, 21-нче гасырда аның капиталы, мәктәп, югары уку йорты, иҗат үзәкләренең үсеш өчен әһәмияте кебек темаларга фикер алышынды.

«Мондый чаралар бик кирәк дип саныйм. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бик мөһим, бу координаталарны чагыштырып карау өчен кирәк. Бүген биредә булуым белән чиксез горурланам!» — дип белдерде Гөлнара Биккулова.

Сессияләрнең модераторы булып «2015-2020-нче елларда ТРның сәләтле яшьләре белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының Фәнни-экспертлар советы рәисе, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина һәм «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы директоры Айдар Акмалов торды.

«Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча иң әйбәт практикалар» гамәли сессиясендә «You Shut Up» бестселлеры авторы, тренер, эшмәкәр, SocialeMedia Ltd оешмасы директоры (Яңа Зеландия, Нидерланды, Новосибирск) Мария Салихова яшьләрне үстерү буенча үз моделен тәкъдим итте. «Балага баласытып карау кирәкми. Аны үзең белән тигез күрү мөһим», — дип саный ул. Бу хакта эксперт китабында да белдергән.

«Болашак» программасы буенча булган тәҗрибә белән Халыкара программалар үзәгенең Чыгарылыш укучылары белән эшләү департаменты директоры Гөлзат Саликова (Казахстан Республикасы) бүлеште.

Brown University космологиясе лабораториясенең фәнни ассистенты, математика һәм физика  белгече Артур Ахвадиев сәләтле яшьләрне фәнгә тарту серләрен чиште.

«Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалы өндәмәләре һәм үсеше» сессиясендә сәләтле яшьләр белән  эшләүнең төп сорауларына җавап табылды.

«Генеральный конструктор» олимпиада проектының координаторы Ольга Шиндор шушы блокта чыгыш ясады. Мамадыш шәһәренең Яшьләр инновациясе үзәге җитәкчесе Артур Ефимов, Казан милли тикшеренү технологик университеты проректоры Любовь Овсиенко да үз фикерләрен белдереп уздылар.

Баланың мәктәптән урта һөнәри яки югары белем бирүче уку йортларына күчүе, мәктәптә ирешкән уңышларның никадәр мөһим булуы, яшь кеше өчен портфолионың әһәмияте турында А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технологик университетының Герман-Рәсәй яңа технологияләр институты Екатерина Егошина  сөйләде.

Семинарның барлык катнашучылары да аның әһәмиятлелеген, мәгълүматлылыгын кат-кат искәрттеләр.

Илүзә Гайнетдинова КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.