ТАССР туган көненә — яңа өч томлык

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын (ТАССР) төзүгә китергән вакыйгаларга багышланган академик өч томлы басма этаплы рәвештә 4 ел эчендә — ТАССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә басылачак. Моннан тыш киң катлам укучыларга исәпләнгән, бүләк өчен дигән басма да әзерләнәчәк.

Өч томлыкның концепциясе татар халкының үзбилгеләнү этапларын чагылдыра. Беренче том Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни автономия төзү идеясенә караган документлар анализына багышлана, икенчесе — «Идел-Урал» штатын төзү, ә өченчесе — Татар-Башкорт ССРын төзү инициативысына һәм шәхсән ТАССР төзүгә багышлана.

Шунысы мөһим, һәр томда бай материал — 1917-1918 еллардагы Бөтенрәсәй мөселман сүездларында кабул ителгән программа документларыннан алып, съезда катнашучыларның истәлек ләренә һәм ул вакыттагы газета язмаларына нигезләнгән документлар тупланган.

«Эшләнеп ята торган өч томлык шунысы белән кыйммәтле, анда ТАССР төзелүгә караган тулы документлар җыелмасы бар. Без укучыда шул елларның төгәл картинасы барлыкка килсен өчен Казан, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург архивларында тапкан барлык материалларны да кертергә карар кылдык, — дип ачыклык кертте проект координаторы, КФУ Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Раил Фәхретдинов. — Мәсәлән, «ТАССРга — 100 ел» басмасының бары тик беренче томы гына да 800 битле. Шунысын да онытырга ярамый, басма өчен җыелган документларның күбесе әлеге тематика белән кызыксынган кешеләр белән беррәттән гади халык өчен дә беренче тапкыр ачык булачак».

Академик һәм бүләк басма проекты Казан федераль университеты һәм ТР Министрлар каршындагы Үзәк архив идарәсе инициативасы белән әзерләнә. Академик өч томлыкны булдыру эшенә тәҗрибәле тикшеренүчеләр белән беррәттән КФУ Татарстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасының яшь хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Төп автор алда аталган кафедра доценты, авторлык коллективы җитәкчесе Җәүдәт Миңнуллин. Фәнни мөхәррире — КФУ Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Бүгенгә академик басманың беренче томын әзерләү тәмамланган диярлек. КФУ галимнәре коллективы кулъязмасы Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллинның уңай рецензиясен алды, ә узган атнада ТР Үзәк архив идарәсе фәнни-консультация советында тәкъдим ителде. Том киләсе елда дөнья күрәчәк.

На данный момент работа над первым томом академического издания практически завершена. Рукопись коллектива ученых КФУ уже получила положительную рецензию заведующего отделом новой истории Института истории им. Ш.Марджани Академии наук РТ Ильдуса Загидуллина, а на прошлой неделе была представлена на заседании научно-консультативного совета Главного архивного управления РТ. Том увидит свет в текущем году.

Икенче һәм өченче томнар 2019 һәм 2020 елларда басылыр дип көтелә.

Мәгълүмат http://media.kpfu.ru сайтыннан алынды.