Татар теле ул ─ барлык төрки илләргә тел ачкычы

16 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус телле укучылар өчен татар теле олимпиадасы узды. Югары уку йорты студентлары өчен оештырыла торган әлеге чара быел инде 9 нчы тапкыр үткәрелә.

Һәр елны катнашучылар саны төрлечә була. Быел Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Төркия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан кебек чит илләрдән килеп, республикабыз уку йортларында белем алучы 160 кеше катнашу теләген белдергән.

Чит милләт студентлары өчен татар теле буенча олимпиада үткәрү идеясе Ф.С. Сафиуллина тарафыннан инде 2008 нче елда тәкъдим ителгән булган. Ул вакытта “Чит аудиториядә татар теле” кафедрасы эшләп килә, һәм беренче тапкыр олимпиада әлеге кафедрада белем алучы студентлар өчен оештырыла. Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теленнән олимпиада республика күләмендә үткәрелә.

Татар теленнән олимпиадада катнашырга килгән студентлар арасында руслар гына түгел, чит милләт вәкилләре дә бар иде. Таҗикстаннан килгән 2 нче курс студенты Йосыпов Сәетҗан татар телен белү дәрәҗәсе белән гаҗәпләндерде. Телне әле икенче ел гына өйрәнүенә карамастан, фикерен саф татарча җиткерә алды. “Олимпиадада быел икенче тапкыр катнашам. Бу юлы бары тик беренче урын алу максаты белән килдем”, ─ дип уртаклашты ул.

Олимпиадада катнашучылар татар теленең актуальлеге турында да фикерләре белән уртаклаштылар. “Минемчә, төрле дәрәҗәләрдә татар теленең актуальлеге кимү турында сүзләр бара икән, бу чыннан да шулай.  Әмма барыбер туган телне өйрәнергә, аның тарихы белән кызыксынырга кирәк”, — диде Лениногорскидан килгән кыргыз егете Хурсанбек.

Гәйфуллина Ләйсән Атласовна, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре: “Татар теле ул ─ барлык төрки илләргә тел ачкычы. Татар теленең актуальлеге кими, дигән фикер белән килешмим. Минемчә, ул актуальләшә генә бара, чөнки шәһәр эчендә дә җәмәгать урыннарында татар теленең яңгыравын ишетәбез. Татар теле яши, үсә, аның популярлыгы арта бара”.

Олимпиаданы ачып җибәрүдә татар телен инде берничә ел дәвамында үзләштерүче Төркиянең Истанбул шәһәре һәм Кытайның Уйгыр автономияле округы студентлары катнашты. Аларның берсе ─ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студенты Өмет Каһарман: “Быел татар телен өйрәнүемә 4 ел булды. Телне уңышлы үзләштерүдә ярдәм иткән укытучыларыма рәхмәтемне белдерәсем килә”.

Эльвира Зиннәтуллина