Татфактан сәлам

Кышның суык, зачет-контрольныйлар белән баш каткан көннәрнең берсендә, группабыз белән күңелләрне эретерлек очрашу уздырдык.
Группабызның бербөтен булып оешуын күбесе сизгәндер.
Тәмле торт белән кайнар чәй эчеп,сөйләшеп-серләшеп вакыт үткәне сизелми дә калды.
Ә кураторыбыз Флера Сагитовна үзенең кызыклы хатирәләре, матур елмаюы белән әлеге очрашуыбызны тагын да бизәде.
Группама зур рәхмәт әйтәсем килә.

Якынлашып килүче Яңа ел бары тик бәхет-шатлыклар гына алып килсен!