Телләр белгән — ил гизәр!

КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләрнең ачык шәһәр конкурсы үткәрә. Катнашучылар татар теленнән турыдан-туры инглиз теленә тәрҗемә итәргә тиеш булалар. Анда урта мәктәпләрнең олкән сыйныф укучылары катнашачак.

 

Иртәгә, ягъни 5 нче апрельдә конкурсның финал этабы булачак. Анда барлык теләүчеләр карый һәм күзәтә ала. Конкурс Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча, 213 нче аудиториядә булачак. Ул 13.00 сәгатьтә башлана.