Тина Канделаки: «Спорт яшәешен тормыштагыга караганда яхшырак итеп күрсәтәбез»

Шушы көннәрдә КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенә телевидение йолдызы, «Матч ТВ» телеканалының генераль продюсеры Тина Канделаки килде. Остаханә «Зур спорт вакыйгаларын заманча телевизион яктырту» дип аталса да, телейолдыз төрле мәсьәләләргә тукталды. Аеруча да үз тирәсендә төрле сүзләрне җыя торган «Матч ТВ» телеканалы турында күп сөйләштеләр. «Darelfөnүn» сезгә әлеге остаханәдән телеканал белән бәйле кызыклы мизгелләрне тәкъдим итә.

«Туннель азагында ут күренә»
Остаханәнең темасын ук күпләр бүгенге көндә «Матч ТВ»ны борчыган мәсьәләгә бәйләп аңлатты. Имеш, Конфедерация кубогына кадәр бер айдан азрак вакыт калса да, Россия телеканалларының турнирны яктырту хокуклары һаман юк. Шул исәптән «Матч ТВ»ның да. Канделаки әлеге мәсьәләгә карата тулы җавапның бик тиздән билгеле булачагын әйтте. Шуңадыр, үз җавабын кыска тотты: «Конфедерация кубогына телевизион трансляция футбол буенча дөнья чемпионатыннан аерым сатылмый. Хәзер мин әлеге мәсьәләдә ниндидер зур яңалыклар әйтә алмыйм. Әмма туннель азагында ут күренә», − диде ул. Ә хокукларны сатып алу проблемасын трансляцияләрнең бәясенең 30%ка артуы белән аңлатты.
Артурга − сәламәтлек, «Матч ТВга» − трансляция
Остаханәнең тагын бер кызык мизгелен өч ел дәвамында «Матч ТВ» телеканалы буенча курс эшләре язучы студент Артур биргән сорау тудырды. «Ни өчен Беренче канал, Россия һәм сезнең канал арасында иң яхшы спорт чараларын яктырту бүленгәндә өстенлекне…» − дип башлады ул һәм шунда ук туктарга мәҗбүр булды. «Бу сезгә ошамый, шулай бит? Сез оялмагыз, әйтегез. Бу сүзләрне мин түгел, ә тамашачы әйтте дисеннәр», − дип бүлдерде аны Тина Канделаки, залда көчле алкышлар һәм көлүләр яңгыратып. Зал тынычлангач, «Киләчәктә иң яхшы спорт чараларын башка ниндидер каналлардан түгел, ә спортныкы гына булган «Матч ТВ»дан күрә алачакбызмы?» − дип киредән үз соравын яңгыратты студент. «Артур, сәламәт, бәхетле булыгыз! Мәхәббәт сезгә!» − диде аңа җавапка кунак һәм әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. «Мин «Матч ТВ»га килгәндә, иң яхшы спорт чараларын трансляцияләү хокукы «зур» телеканалларга бирелү гадәти хәл иде. Мин сезнең белән килешәм һәм спорт ярышларын спорт телеканаллары күрсәтергә тиеш дип уйлыйм. Әлеге сорау өчен рәхмәт сезгә! Мин безгә уңыш елмаер дип ышанам», − диде ул.

Рейтинг түбән: кем гаепле?
Остаханә вакытында телеканалның рейтинглары турында да сүз чыкты. «Рейтинглар белән хәлләр авыр, әлбәттә. Россия спорты популяр түгел. Моны аңлар өчен безнең телеканалны карарга кирәкми, стадионнарны карагыз», − диде кунак. Продюсер фикеренчә, халыкта спорт белән кызыксынуны телеканал гына түгел, ә дәүләт үзе дә булдырырга тиеш. «Мәктәпләрдә балалар физкультура дәресләренә йөрми, студентлар спорты бүген юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, спорт белән кызыксынучылар аз! Нигә аптырарга? Безнең телеканал спорт белән кызыксынучыларны арттыра алмый, без кызыксынуны гына арттыра алабыз. «Матч ТВ» Россиядәге спортның бүгенге яшәешен генә чагылдыра. Һәм әйтергә кирәк, без ул яшәешне тормыштагыга караганда яхшырак итеп күрсәтәбез», − диде Тина Канделаки.
Илгиз ШӘКҮРОВ